Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Казан утлары» үз сериясендә Айгөл Әхмәтгалиева әсәрен кесә китабы итеп чыгарды

Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа әсәре «Казан утлары» журналының кесә китаплары сериясендә дөнья күрде. «Әдәби кафе»да автор катнашында китап укучыларга тәкъдим ителде.

«Айгөл — „Казан утлары“ журналының актив авторы — елга ике-өч әсәре чыга. Без аның „Мәйдан“ журналында басылып чыккан әсәрен китап итеп чыгарырга булдык. Бәясе үзкыйммәтеннән чыгып куелган, ә әсәр буларак ул бәһасез», — дип тәкъдим итте китапны «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире, язучы Рафис Корбан.

«Һәркемгә бер кояш» — «Казан утлары» журналының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән басылган сигезенче китабы.

«Проза ул безнең ир-ат алып бара торган өлкә санала иде. Хәзер Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхаковалар бар. Алар арасында үз стиле һәм кыйбласы булган Айгөл Әхмәтгалиева бар», — диде очрашуга килгән ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова.

Ул Айгөл Әхмәтгалиеваның тел тәмен тоеп язуына басым ясады. «Ул элек авылларда кулланылып, хәзер онытылып барган сүзләрне табып, аларның мәгънәсен, төсмерләрен белеп яза», — диде Илсөяр.

Балтач районы Норма авылы китапханәчесе Лилия Шәйхетдинова Айгөл Әхмәтгалиеваның Зифа Кадыйрова кебек үк укыла торган автор булуына басым ясады. «Сезнең кебек язучыларның китаплары китапханә түрендә урын ала икән, безгә килүчеләр дә арта», — диде ул.

Балтач районын китаплар белән тәэмин итүче Дамира Гыйльмуллина укучыларның «Казан утлары» сериясе китапларын көтеп алуына басым ясады. Бәйрәмгә савыт-сабага караганда, китап бүләк итүнең актуаль булуын әйтте.

«Кайчакта нигә язарга соң? Кешедә китап кайгысымыни ди канатлар салынган чаклар да була. Шушындый очрашуларга баргач китапларымның укылып таушалып беткәнлеген күрү илһамландыра да, тагын язарга тотынасың», — диде Айгөл Әхмәтгалиева килүчеләргә рәхмәт әйтеп.

«Әдәби кафе»да үткән очрашу Айгөл Әхмәтгалиеваның автограф-сессиясе белән тәмамланды.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина