22 май көнне Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда аның иҗатташ дуслары: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, күренекле язучы Вакыйф Нуриев, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар катнаштылар.
Яңа комментарий өстәргә