Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан Ратушасында Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән романслардан торган концерт булды

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән романслар һәм камера әсәрләре яңгырады. «Аклык» дип исемләнгән концерт Казан Ратушасында булды.

Халыкара конкурслар лауреаты Динар Шәрәфетдинов концертта башкаручылар арасында иң яшь җырчы иде. Ул татар җыр сәнгатендә яңа романслар иҗат итүнең мөһим булуын искәртте. «Зөһрә кыз белән сөйләшү» романсын Рәмис абый тәкъдим итте. Бу – лирик җыр. Яшь егетнең Айдагы Зөһрә исемле кызны юксынуы турында ул. Җырның трагедиясенә басым ясыйсым килмәде. Рәмис абый да аны гади концерт җыры итеп күрмәде, шуңа күрә әсәрдә динамика гел үзгәреп тора. Кушымталар, куплетлар кабатланмый, музыкаль баллада стилендә иҗат ителгән», – диде ул.

«Минемчә, әлеге романсны татар классик композиторларының романслары белән бер рәткә куеп була. Ул бик зәвыклы әсәр, тавышыма да туры килеп тора. Яшь башкаручы буларак, мондый масштабтагы чараларда катнашуыма бик шатмын», – диде җырчы.

Башка җырчылардан аермалы буларак, халыкара бәйгеләр лауреаты Сөмбел Кыямова балет артистлары белән чыгыш ясады. «Чәчәкләр вальсы» җырын Рәмис Аймәт Зилә Сөнгатуллина белән киңәшләшеп, миңа җырларга тәкъдим итте. Вальсларны башкарырга бик яратам, тавышыма да туры килә. Биючеләрнең киеме дә, минем күлмәгем дә ак төстә. Алдан сөйләшеп куймаган идек, шулай туры килде. Җырлаган вакытта бию хәрәкәтләре дә ясадым, импровизацияләдем», – дип сөйләде ул

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Рәмис Аймәтнең өч җырын башкарды. Җырчы сүзләренә караганда, Рәмиснең иң беренче иҗат иткән җыры «Көзгә керәм» дигән романсы була. Ул Татарстан радиосы фондына моннан 23 ел элек яздырылып, ул чактагы сәнгать советы тарафыннан югары бәяләнә. «Һәр романс та үзенчәлекле, сүзләре матур, мәгънәле. Шагыйрьләр күпкырлы булырга тиеш, шуның өчен җырлар, шигырьләр төрле стильдә, төрле темага иҗат ителсә иде. Татар халкына моңлану хас. Шуның өчен гел моңсу гына әсәрләр язылмасын, җиңеллек тә кирәк. Бу киңәшемне Рәмис Аймәт тә истә тота. Җыентыгына күз салгач, иҗатында төрле-төрле әсәрләр булганы күренде», – диде җырчы.

«Казан консерваториясендә камера җыры дигән фән бар, студентлар Рәмис Аймәтнең минем репертуардагы романсларын ишетте, җырлап карарга теләкләре туды. Яңа язылган әсәрләр җырланырга тиеш дип уйлыйм. Рәмис миңа күптән түгел яңа чыккан ноталы җыентыгын бүләк итте, аны студентларга да күрсәтәчәкмен. Композиторлар «попса» җырлар гына түгел, академик тавышлар өчен да көйләр иҗат итсеннәр иде. Сәнгать әсәрләре хәзер бик сирәк. Җиңел, бер көнлек җырлар болай да күп», – диде ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова Рәмис Аймәтне шагыйрь генә түгел, төрле кичәләргә сценарийлар язучы, шигырь укучы буларак та белүен әйтте. «Җырларын башкаруны сорап тәкъдим итте. Аның әсәрләре искитмәле. Җырлар авторы буларак, аның белән киңәшләшергә, бик күп аралашырга туры килде. Яңа җырга төзәтмә кертергә кирәк икән, мөрәҗәгать итәбез. Бу мөмкинлекнең булуына сөенәм. «Сары яфрак» дигән фәлсәфи җырны һәм «Сөю гөлләре» дигән мәхәббәт җырын башкарам. Соңгы җырны исә Рөстәм Асаев белән дуэт итеп җырлыйбыз. Рөстәмнең уникаль тембры белән тавышларыбыз бик тә туры килде», – диде ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова сүзләренчә, Рәмис Аймәтнең шигырьләрендә туган якка, табигатькә, тормышка мәхәббәт чагыла. «Ул киңкырлы шәхес. Табигатьне, кешеләрне ярата, чөнки Чүпрәле районындагы Мунчәли дигән искитмәле матур авылда туып үскән. Шул авылның суын-чишмәсен эчеп, урман-болында табигатьне күзәтеп, матурлыкны күреп үскән һәм шуны шигъри формада оста итеп теркәп куйган», – диде ул.

«Татар җыр сәнгатендә романслар һәм камера әсәрләре жанрын без Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин, Ренат Еникиев әсәрләре аша беләбез. Ләкин 1990 еллардан соң җыр сәнгатендә эстрада киң җәелде. Шуңа күрә безгә татар җыр сәнгатендә романслар, камера әсәрләре жанрын торгызырга кирәк. Романслар кешенең җанын, рухын сафландыра, ул безнең культураны тәрбияли. Концертта 20 ел аралыгында язылган романслар яңгырады. Радио фондларында күпме хәзинә саклана – шул язмаларны да күбрәк яңгыратсыннар иде», – диде Рәмис Аймәт.

«Әлеге концертка әзерләнгәндә, өр-яңа әсәрләр дә иҗат ителде. Элегрәк язылганнары да яңа башкаручыларны эзләп тапты. Бары тик романслар һәм камера әсәрләреннән генә торган шундый концертны оештыру күптәнге хыялым иде. Хыял янына теләк һәм тырышлыкны кушсаң, барысы да тормышка аша икән ул. Концертта җыр сәнгатебезнең йөзек кашлары булган 15 җырчы катнашты. Барлык катнашучыларга, концертны оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтем чиксез. Ходай насыйп итсә, тиздән ТНВ телеканалы аша аны барлык җыр сөючеләр дә карау бәхетенә ирешәчәкләр», – дип өстәде Рәмис Аймәт.

https://tatar-inform.tatar

 



Warning: shell_exec(): Cannot execute a blank command in /var/www/u0657893/data/www/sptatar.com/wp-content/themes/union/comments.php on line 2

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева
Мар
1
Вс
Ләлә Гыймадиева
Нурислам Хәсәнов