Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә…» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән IV Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Эшләрне «Габдулла Тукай шигырьләре» һәм «Туган телем» дигән номинацияләр буенча бәяләделәр. Бәйгегә 230га якын эш кабул ителде. Чыгыш ясаган һәр укучыга – егетләргә Тукай түбәтәе, кызларга калфак бирелде.

Бәйгедә җиңүчеләрне Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев котлау сүзләре әйтте.

«Тукайга мәхәббәт илә…» конкурсының жюри рәисләре – әдәбиятчы-галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, шагыйрә Фәүзия Солтан. Дипломнарны татар мәдәнияте уздырган «Шәҗәрәм» конкурсының җюри рәисе, нәкышчы Нәҗип Нәккаш язды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси