Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан кооператив институты «Батырлар Аллеясы» китабын тәкъдим итте

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Батырлар Аллеясы» китабын тәкъдим итте. Китап Татарстан Дәүләт Советы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә батырларны мәңгеләштерү уңаеннан нәшер ителгән.

«Батырлар Аллеясы» китабының проект авторы – Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, автор-төзүче – Флюра Абдуллина, мөхәррире Нәфисә ГабдрахмановаРамилә Мансурова Россиянең Саклау министрлыгының «Халык хәтере» сайтыннан документлар туплаган.

«Казан кооператив институтының «Батырлар Аллеясы»нда татар генераллары, Советлар Союзы геройлары, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучы, композитор исемнәре куелды. Рейстахгка Җиңү байрагын беренче булып кадаган Гази Заһитов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Муса Гәрәев һәм Әмәтхан Солтан фотосурәтләре, алар турында мәгълүмат урнаштырылды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.

Шулай ук чарага Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибуллинның кызы Әлфия Хәбибуллина, Советлар Союзы Герое Зәки Шәймардановның кызы Рушания Шәймарданова, Абдулла Алиш туганнары – Гөлшат һәм Азат Сөнкешевлар, Абдулла Батталның туганы Фәрит Батталов, Зиннәт Хәсәновның туганы Зина Якупова, Барый Шәвәлиев туганы Фәрит Шәвәлиев, Шәйхи Маннурның оныгы Камилә Тимпакова да килгән.

«Алар күңел хатирәләрен яңартты. Китапны нәшер итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм «Батырлар Аллеясы» китабын татарлар яшәгән төбәкләрдә тәкъдим итү кирәклеге турында әйттеләр», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Кичәдә «Хәтерләрне яңартып» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлки, Буа, Кукмара районнары, Казан мәктәп укучылары батырлар тарафыннан язылган шигырьләрне сөйләгән. «Әлки районыннан Лилия Әһлиуллина җитәкчелегендә укучылар килгән иде. Шулай ук мәктәп укытучылары, мәдрәсә мөгаллимәләре, ата-аналар катнашты», – диде ул.

Кичәдә Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйматдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучы Марат Закир, Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова һ.б. катнашты. Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева