Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә түгәрәк өстәл узды

Татарстан Язучылар берлегендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше – тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллык юбилейларына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Утырышта Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик Дания Заһидуллина, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина чыгыш ясады.

Фикер алышуларда язучылар, галимнәр һәм Кави Нәҗминең варислары катнашты.

Чарага килүчеләр Татар китабы йорты әзерләгән юбилярларның документлары, хатлары һәм фотосурәтләре куелган күчмә күргәзмә белән дә таныштылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр