Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«КАРАШ» инсценировка мәктәбен оештыру һәм уздыру турында нигезләмә

1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

1.1. КАРАШ инсценировка мәктәбен (алга таба – Мәктәп) «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – Театр) оештыра
1.2. Мәктәп оештырыла һәм уздырыла:
– Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән;
– Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән;
– ММЧ мәгълүмати ярдәме белән.
1.3. Инсценировка мәктәбендә катнашучыларны сайлап алу һәм билгеләү өчен Экспертлар советы төзелә.
1.4. Мәктәп ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли.

2. МАКСАТЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР

2.1. Мәктәпнең максаты – татар әдәбияты буенча мәктәп программасына кергән милли классик әсәрләр нигезендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа драматургия әсәрләре булдыру.
2.2. Мәктәпнең Бурычлары:
– балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа драматургия әсәрләре булдыруга мотивация формалаштыру;
– балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен иҗат итүче яңа драматургларны табу, үстерү, тәрбияләү;
– яңа исемнәрне ачу һәм аларны театрга китерү, хезмәттәшлек итәргә кызыксындыру;
– милли театр коллективлары өчен репертуарга алырлык әсәрләр даирәсен киңәйтү;
– драматурглар һәм театр практикалары арасында һөнәри элемтәләрне ныгыту;
– театрларны балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа пьесалар куюга стимуллаштыру:
– татар әдәбияты буенча мәктәп программасына кергән әсәрләр нигезендә репертуарны киңәйтү.

3. ОРГКОМИТЕТ

3.1. Мәктәпне әзерләү һәм үткәрү белән Оештыру комитеты (алга таба – Оештыру Комитеты) шөгыльләнә.:
– Шарова Луиза Николаевна, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры, шагыйрә, драматург, филология фәннәре кандидаты;
– Әюпов Ренат Мирзахәсән улы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры;
– Алексеева Ләйсән Фаяз кызы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе;
– Вәлиев Искәндәр Илдар улы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының тамашачы белән эшләү буенча директор урынбасары;
– Гәрәева Лилия Илдус кызы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары;
– Мостафина Фәнзилә Рамил кызы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының матбугат сәркатибе.
3.2. Мәктәпнең Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәгә таянып эш итә һәм түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:
– мәктәпнең игълан ителгән чараларын оештыру, мәгълүмати ярдәм күрсәтүне тәэмин итү;
– ММЧ да мәгълүмати һәм реклама характерындагы язмалар бастыру, Мәктәп турындагы мәгълүматны Интернет челтәрендә, партнерлык оешмалары сайтларында, социаль челтәрләрдәге битләрдә тарату; кызыксынган оешмаларга электрон мәгълүмат тарату;
– гаризалар кабул итү һәм теркәү, иҗади эшләрне бәяләү белән бәйле процедураларны үткәрү;
– Экспертлар советы эшен координацияләү;
– Мәктәп нәтиҗәләре, җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү;
– җиңүче авторларның әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, «читка»лар оештыру;
– авторлар белән таныштырып бару, аларны таныту;
– әсәрләрне театрның үз портфеленә алга таба сәхнәгә куяр өчен кабул итү һәм башка театрларга тәкъдим итү.
– Оештыру комитеты авторлар белән хат алышуга керми, Экспертлар советы эше һәм эшләрне бәяләү, шулай ук читкаларда катнашу өчен иҗади эшләрне сайлап алу буенча комментарийлар бирми.

4. ОЕШТЫРУЧЫЛАРНЫҢ ХОКУКЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

4.1. Оештыру комитеты:
4.1.1. КАРАШ инсценировка мәктәбен үткәрү турында нигезләмәне әзерли;
4.1.2. Экспертлар советын төзи;
4.1.3. Мәктәпнең дәресләрен, остаханәләрен оештыру һәм уздыру өчен белгечләр җәлеп итә;
4.1.4. Театрның иҗади труппасы катнашында театр локацияләрендә Мәктәп финалистларының театральләштерелгән укуларын («читка»лар) оештыра һәм үткәрә;
4.1.5. Мәктәп программасын узган катнашучыларга сертификатлар бирүне гамәлгә ашыра;
4.1.6. Кыска исемлеккә кергән авторларга һәм мәктәпнең тулы курсын узып, финал өлешендә катнашучыларга дипломнар бастыруны һәм тапшыруны гамәлгә ашыра;
4.1.7. Мәктәпнең театральләштерелгән укуларын видеоязмага төшерә;
4.1.8. Мәктәпнең барлык чараларын яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә;
4.1.9. Мәктәпне үткәрү нәтиҗәләре һәм иҗат ителгән әсәрләрнең сыйфат дәрәҗәсе буенча киләсе театраль сезонда (2024-2025) пьесаларның берсен сәхнәгә кую өчен кабул итәргә хокуклы;
4.1.10. Иҗат ителгән пьесаларны башка театрларга тәкъдим итә, авторларның үзләрен хезмәттәшлек өчен рекомендацияли алу хокукына ия.

5. ЭКСПЕРТЛАР СОВЕТЫ

5.1. Экспертлар советына компетентлы белгечләр керә (1-нче кушымта);
5.2. Экспертлар советы әгъзалары шәхси электрон почталарына конкурс материалларын (пьесаларны) кабул итеп алалар. Экспертлар советы әгъзаларына конкурс материалларын (пьесаларны) җибәрү белән оештыру комитеты шөгыльләнә.
5.3. Экспертлар советы әгъзалары Мәктәп эшчәнлеге барышында авторлар буларак катнашырга, шулай ук Экспертлар советы утырышларыннан тыш тәкъдим ителгән пьесалар турында бәяләү фикерләрен әйтергә хокуклы түгел.
5.4. Экспертлар советы Мәктәп нәтиҗәләре буенча озын һәм кыска исемлек төзи.
5.5. Мәктәп эшенең беренче этабында катнашу өчен (2023 елның июне) Экспертлар советы – 20 дән алып 30 га кадәр катнашучыны, мәктәп эшенең икенче этабында катнашу өчен (2023 елның октябре) – 10 нан артык булмаган катнашучыны, шулай ук Оештыру комитеты белән берлектә Мәктәпнең 2 финалистын сайлап ала;
5.6. Экспертлар советы әгъзаларының карары электрон почта аша оештыру комитетына җибәрелә.
5.7. Утырышлар барышында Экспертлар советы әгъзаларының һәм Оештыру комитеты әгъзаларының фикерләре Протоколга теркәлә, әлеге Протокол эш процессының барышын раслаучы документ булып тора.

6. ЛАБОРАТОРИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАР

6.1. Мәктәптә 18 яшьтән башлап авторлар (РФ гражданнары) катнаша ала;
6.2. Мәктәп эшендә катнашу өчен автор karash_kariev@mail.ru почтасына анкета-гариза формасында үзе турында мәгълүматны җибәрергә тиеш (2нче кушымта). Эссе күләме – 4000-5000 билге (2 басма бит). Пьесалар текст редакторы форматында кабул ителә MS Word (шрифт Times New Roman 12 pt, бер ярым интервал);
6.3. Гаризалар ике телдә (татар һәм рус телләрендә) кабул ителә.
6.4. Белем бирү программасы өчен чыгымнарны Театр тулаем үз өстенә ала.
6.5. Катнашучылар өчен инсценировка мәктәбендә катнашу бушлай, дәресләр театр мәйданчыгында көндезге форматта уза;
6.6. Беренче этапта катнашучылар мактаулы дипломнарга ия булалар;
6.7. Мәктәпнең ике этабын узып, тулы программаны үзләштергән һәм иҗади эшләр белән биремнәрне тулаем үткән катнашучылар сертификатларга ия булалар;
6.8. Мәктәп финалистлары (инсценировка авторлары) җиңүче дипломнары белән бергә театрда пьесалары куелу хокукы ала;
6.9. Ике финалист та театр мәйданчыгында оештырылачак «читка»ларда катнаша.

7. ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ

7.1. Мәктәптә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 22 маеннан 5 июньгә кадәр кабул ителә;
7.2. Катнашучылар исемлеге Экспертлар советы һәм Оештыру комитеты тарафыннан 2023 елның 10 июненә кадәр формалаштырыла;
7.3. Кыска исемлек Экспертлар советы һәм Оештыру комитеты тарафыннан 2022 елның 1 октябренә кадәр формалаштырыла;
7.5. Мәктәп финалистлары исемлеге Экспертлар советы һәм Оештыручылар комитеты тарафыннан 2023 елның 1 ноябренә кадәр мәктәп эшенең икенче этабы тәмамланганнан соң билгеләнә;
7.5. Мәктәп 2023 елның июненнән ноябренә кадәр «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе базасында үткәрелә. Театральләштерелгән укулар 2023 елның ноябрендә үткәрелә;

8. АВТОРЛЫК ХОКУКЛАРЫ

8.1. КАРАШ инсценировка мәктәбе кысаларында иҗат ителгән пьесаларга барлык хокуклар авторларның үзләрендә кала. Оештыручылар Мәктәп кысаларында тупланган пьесаларны халык алдында уку мөмкинлеген үз ихтыярында калдыра;
8.2. Оештыручылар һәм Экспертлар советы әгъзалары әсәрләрне театрга тәкъдим итү, Россиядә һәм чит илләрдә куелу өчен тәкъдим итү хокукын үзләрендә калдыра.

9. НӘТИҖӘЛӘР ТУРЫНДА ХӘБӘР ИТҮ

9.1. Мәктәпнең эше һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат театр сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм ММЧ да бастырыла.
9.2. Мәктәп эшчәнлеге һәм аның иҗади процессы турында рәсми булмаган, яки театр расламаган мәгълүматны тарату юридик яктан тыела.

10. ФОРС-МАЖОР

10.1. Янгын, табигать афәтләре, сугыш, теләсә кайсы характердагы хәрби гамәлләр, блокада, ремонт эшләре, пандемия, карантин, гадәттән тыш хәлләр яки гадәттән тыш хәлләр контрольдән тыш очраклар һәр якның әлеге хәл буенча йөкләмәләрен тулысынча яки өлешчә үтәвенә комачаулаучы форс-мажор шартлар килеп чыккан хәлдә, йөкләмәләрне үтәүгә билгеләнгән вакыт, мондый шартлар үз көчендә калган вакытка тиң вакытка күчә;
10.2. Әлеге Нигезләмә буенча йөкләмәләрне үтәү мөмкинлеге булмаган очракта оештыручы югарыда күрсәтелгән шартларның башлануы, фаразланган гамәлдә булу вакыты һәм туктатылуы турында шунда ук, язма формада, башка оештыручыга хәбәр итә, әмма мәктәпнең финал өлешен уздыруга ике атнадан да ким түгел срокта. Әгәр дә йөкләмәләрне тулысынча яки өлешчә үтәү мөмкин булмаса, оештыручылар мәктәпнең финал өлешен үткәрүне гамәлдән чыгарырга хокуклы.

1 нче кушымта

«КАРАШ» инсценировка мәктәбенең Экспертлар советы:

Галиева Айсылу Фарс кызы, филология фәннәре кандидаты. Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар редакциясе мөдире.

Гыйләҗев Мансур Аяз улы, драматург, язучы, сценарист. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире.

Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы, драматург, шагыйрь. ТР Язучылар берлеге рәисе. Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

Игъламов Нияз Рәүф улы, театр тәнкыйтьчесе, театр белгече. «Алтын битлек» милли театр премиясе һәм фестивале экспертлар советы әгъзасы. Д.Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

Йосыпова Нурфия Марс кызы, филология фәннәре докторы. Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты.

Мөхәммәтшин Рүзәл Фаяз улы, драматург, шагыйрь. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе секторы мөдире. М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты .

Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, тарих фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе.

2-нче кушымта
АНКЕТА-ГАРИЗА

1. Тулы исем-фамилиягез, туган елыгыз, уку/эш урыны, вазифагыз, телефон номерыгыз.
2. Дөнья һәм татар драматургларыннан кемнәрне беләсез һәм иҗатын яратасыз?
3. Бүгенге балалар һәм яшьләр театры өчен нинди әсәрләр җитми һәм кемнәрне куярга кирәк дип исәплисез?
4. Соңгы берничә елда кайсы театрларда нинди спектакль премьералары сезгә ошады һәм нәрсәсе белән?
5. Дөнья һәм татар классикасыннан кайсы әсәрләрне Кариев театры сәхнәсендә күрергә теләр идегез?
6. Әдәбият дәреслегенә кергән кайсы әсәрләр, сезнең фикерегезчә, бүгенге көндә актуаль һәм кызыклы?
7. Театр тормышы белән кызыксынып барасызмы, кайсы чыганаклардан укыйсыз?
8. Иҗатыгызның кайда басылганы бар?
9. Ни өчен инсценировка мәктәбендә катнашырга булдыгыз?
10. Кариев театры репертуарына мөнәсәбәтегез һәм теләк-тәкъдимнәрегез?


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина