Саха Республикасы мәркәзе Якутск шәһәрендә 26 – 29 октябрь көннәрендә «Үрүҥ хаар алгыһа» («Олы кар сөенече») исемле VI Халыкара шигърият фестивале узды. Шигъри Сүз алтынчы мәртәбә дөньяның төрле кыйтгаларыннан әдипләрне ап-ак Кар иленә җыйды: Аида Әйвазова (Азәрбайҗан), Алтынай Тимерова (Кыргызстан), Саят Камшыгер (Казакъстан), Зәки Алибаев (Башкортстан), Елена Пиетиляйнен (Карелия), Наталья Ахпашева (Хакасия), Вадим Терехин (Калуга), Борис Лукин (Мәскәү), Илья Виноградов (Мурманск).
Фестивальдә Татарстан Республикасыннан Рафис Корбан белән Рүзәл Мөхәммәтшин катнашты.
Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге халыклары әдәбиятларын үстерү, пропагандалау, үзара багланышларны ныгыту кебек максатлар куеп оештырылган фестиваль бихисап чаралардан гыйбарәт иде: Милли китапханәдә уздырылган Шигырь кичәсе, Матбугат йортында үткәрелгән «Евразия музасы» исемле «түгәрәк өстәл» утырышы, Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында, Платон Ойунский исемендәге Әдәби музейда очрашулар, экскурсияләр…
Саха әдәбияты классиклары, бертуган Семен һәм Софрон Даниловларның туган ягына – Таулы (Горный) олысына сәфәр кылу фестивальдә катнашучыларның күңеленә аерата хуш килде.
Фестиваль башлангач та әдипләрне Саха Республикасы Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Местников кабул итте. Дустанә әңгәмә барышында милли әдәбиятларны тәрҗемә итү, аларны киң катлам укучыларга җиткерү, төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре күтәрелде. Ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүгә аерата күп көч куйган аерым иҗатчыларга Саха Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар балалар шагыйре, тәрҗемәче Рафис Корбан Саха Республикасы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан язучылары өчен әлеге чара саха телендә «Хәзерге татар шигърияте антологиясе»н нәшер итү, татар телендә «Саха шигърияте антологиясе»н әзерләп чыгару, быел җәй Татарстан Республикасында Саха Республикасы көннәрен уздыру кебек гүзәл чараларның дәвамы буларак та кадерле иде.
«Олы кар сөенече» фестивале 2012 елдан башлап ике елга бер тапкыр Саха Республикасы Хөкүмәте, Саха Язучылар берлеге, Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты ярдәмендә уздырыла. Бу чарада төрле елларда Татарстаннан Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех кебек каләм әһелләренең катнашканы булды.
Мондый багланышларны, һичшиксез, алга таба да дәвам итү зарур.
Фестивальне оештыручылар (сулдан уңга): Саха мәдәният министры Юрий Куприянов, Саха Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников, Саха Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьева
Сергей Местников Рафис Корбанга Саха Республикасы башлыгының Рәхмәт хатын тапшыра
Сергей Местников кулында – Татарстан һәдиясе (ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган китап)
«Түгәрәк өстәл» утырышы. Сулдан уңга: Рафис Корбан, Борис Лукин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Наталья Ахпашева, Илья Виноградов
Саха халык язучысы Николай Лугинов, казакъ шагыйре Саят Камшыгер
Сулдан уңга: диварда – халык әдипләре Софрон һәм Семен Даниловлар, Савва Тарасов сурәтләре; алар алдында – Рүзәл Мөхәммәтшин, саха шагыйре Николай Винокуров, урыс шагыйре Борис Лукин, саха шагыйре Гаврил Андросов. Таулы (Горный) олысының Мытах авылы
Рафис Корбан саха язучысы Даланның татар телендә басылган «Гыйбрәт» китабын тәкъдим итә
Фестивальдә катнашучылар Семен һәм Софрон Даниловларга куелган һәйкәл хозурында
Яңа комментарий өстәргә