Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал театрында Мансур Гыйләҗевның «Броник» дип аталган киносценариен уку узды

20 май көнне Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе кысаларында Г.Камал исемендәге театрның Камера залында Г.Тукай премиясе лауреаты Мансур Гыйләҗевның “Броник” дип аталган киносценариен уку узды. Киносценарийны автор үзе укыды. Мәңгелек кыйммәтләрнең бүгенге заманда җуела баруы шәхси фаҗигаләр һәм глобаль афәтләр яссылыгында талантлы каләм белән сүрәтләнгән киносценарий залдагы беркемне дә битараф калдырмады. Әсәр укылып беткәннән соң туган кайнар бәхәсләр, фикер алышу күтәрелгән проблемаларның никадәр актуаль икәнлегенә тагын бер  кат инандырды. Киносценарий киләчәктә фильмга әйләнеп, зур экраннардан карарга насыйп булсын!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева