10 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан “Исте җилләр ил эченнән…” дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды.
Кичә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Дәрдемәнд” поэмасына нигезләнеп, ике чор шагыйренең эчке әңгәмәсе рәвешендә театральләштерелгән иде. Дәрдемәнд шигырьләре танылган шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов укуында яңача яңгырады. Танылган җырчы Илгиз Мөхетдинов, биюче Илдус Габдрахманов, музыкант Ильяс Фәрхуллин җыр, музыка һәм пластика аша Дәрдемәнднең рухи дөньясын тагын да тирәнрәк ачып бирде. Кичәнең башында актриса Зөлфия Шәмсуарова һәм нәни артистлар – Идел Мөхәммәтшин, Закир Сираев, Сәйдәш Гарифҗанов чыгышы халыкны беренче сулыштан ук алып кереп китте.
Сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина, режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева.
Яңа комментарий өстәргә