Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Каләм ияләре “Остазлар мәктәбе”ндә дәрес бирә

27 гыйнварда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының универсаль компетенцияләр методикасы һәм технологияләр кафедрасы каршында оешкан Иҗат остаханәсенең беренче утырышы булды. Аны кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, галимә, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Гүзәлия Сәйфулла кызы Хаҗиева оештырган. Әдәби иҗатка тартылучы студентлар өчен булдырылган әлеге остаханә киләчәктә дә Татарстан Язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итеп, “Остазлар мәктәбендә” 3иннур Мансур, Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Марат Закир, Гөлусә Закирова һәм Рөстәм Галиуллин кебек язучылар белән хезмәттәшлек алып барырга ниятли. Беренче очрашу шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты Марат Закир белән булды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр