Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале узачак

15-20 нче сентябрьдә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, чираттагы К.Тинчурин исемендәге театр фестивале була. Быел ул яңартылып, “Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале” буларак узачак. Әлеге фестиваль милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту, заман милли драматургларыбыз әсәрләрен пропагандалау һәм халыкка җиткерү максатыннан уздырыла. К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә. Беренче фестиваль 1991 нче елда уза. 2014 нче елда Фестиваль Халыкара статуска ия була.

Быел фестивальдә түбәндәге театр коллективлары катнаша: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ), М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, “MOÑ” театр мәйданчыгы, “GRANART” иҗат остаханәсе (Түбән Новгород).

Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең үзенчәлеге булып, танылган бүгенге заман драматурглары һәм театр тәнкыйтьчеләре белән тематик очрашулар тора:
1. ТРның Язучылар берлеге рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург – Ркаил Зәйдулла;
2. Драматург – Мансур Гыйләҗев;
3. Драматург, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенең номинанты – Олжас Жанайдаров;
4. Рус язучысы, драматург, шагыйрь – Дмитрий Данилов;
5. Россия журналисты, язучы, ике тапкыр “Большая книга” Милли әдәби премия лауреаты – Шамил Идиатуллин;
6. Тәрҗемәче, Ельцин Центр Театр платформасының җитәкчесе – Наталья Санникова;
7. Театр белгече, тәнкыйтьче, Олег Ефремов һәм Халыкара “ПостЕфремовское пространство” театр фестиваленең президенты – Анастасия Ефремова;
8. “Ап-арт” Иҗат берләшмәсе директоры, дәүләтнеке булмаган театрлар арасындагы “Рождественский парад” фестиваленең экспертлар советы рәисе, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең номинация советы әгъзасы – Александр Платунов;
9. “Петербургский театрал” журналының баш редакторы, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең экспертлар советы әгъзасы, “Идея-клуб” белем бирү проектының кураторы – Владимир Кантор.

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ИНФОРМАЦИОН ПАРТНЕРЛАРЫ: “БИЗНЕС Online” иҗтимагый-сәяси интернет-газета, “Сәхнә” журналы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интертат” электрон газетасы.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр