Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Күренекле татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат

Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә. 18 гыйнварда, көтелмәгәндә, татар язучысы,журналист Заһид Мәхмүди (Махмүдов Заһид Борис улы) вафат булды.

Заһид Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Кукмара бистәсендә туа. Казан мәдәният институтын тәмамлый, армия сафларында хезмәт итә, район газетасы редакциясендә, «Татарстан» радиосында, «Шәһри Казан», «Авыл», Татарстан Язучылар берлеге каршында чыгып килгән «Әдәби җомга» газеталары һәм «Татарстан» журналында мөхәррир булып эшли.

Заһид Мәһмүди татар әдәбиятында сатирик маҗара традицияләрен дәвам итүче үзенчәлекле каләм иясе иде.1991-2003 елларда Татарстан китап нәшриятында “Профессор Мияугөл”, ”Тәмуг чәчәге”, ”Ак болыт”, ”Әче балан” исемле китаплары дөнья күрде.  1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм