Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь һәм язучы Нур Әхмәдиев белән хушлаштылар

Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Нур Әхмәдиев белән хушлаштылар. Аны туган ягы — Азнакайрайоны Әсәй авылы зиратында җирләделәр.Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Нур Әхмәдиевны халыкчан һәм ихлас булуын искә төшерде.

«Ул үзенчәлекле шагыйрь. Халыкчан, ихлас күңелле иде, юморга бай кеше. Әсәрләрендә дә чагыла иде ул. Нур абыйның әтисен дә күргәнем бар, Гариф абый да юморга оста. Юмор хисе әтисеннән күчкә булган, күрәмсең», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хушлашу мәрасимендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, авылдашлары, иҗатташ дуслары катнашкан. «Алар Нур Әхмәдиевны эчкерсез, нурлы кеше булуын, районның горурлыгы булуын билгеләп үтте», — диде Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев.

Аның әйтүенчә, Нур Әхмәдиев кичә төш вакытында вафат булган. «Венера апа Нур абыйга сөт биргән. Ул аны эчеп бетермәгән. Эчеп бетерергә сорагач: „Бәхил бул, мин китәм“, — дип әйткән Нур абый һәм җан биргән. Җеназа намазы Әсәй мәчете ишегалдында укылды. Нур абый әтисе — Гариф абыйдан ерак түгел җирләнде», — дип сөйләде ул.

Мәрасимдә Нур Әхмәдиевның хатыны — Венера Әхмәдиева, кызы Ләйлә һәм улы Равил барлык килүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдергән.

«Нур абый егерме еллап парконсонизм авыруы белән авырды. Хатыны Венера апа, кызы Ләйлә — табиблар. Алар аның гомерен озайтты, Нур абыйны карап тордылар», — дип аңлатты Рәфкать Шаһиев.

(“Татар-информ” Зилә Мөбәрәкшина)

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм