Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Йолдыз Исәнбәт: “Кораблар булып чайкалам уйларым диңгезендә…”

Сезгә тәкъдим ителәсе әлеге әңгәмәнең матбугатта басылып чыкканына инде 18 ел. Мин аны күренекле галим һәм язучы Нәкый Исәнбәтнең кызы, танылган музыка белгече Йолдыз Исәнбәт белән үткәргән идем. Сез биредә соңгы вакытларда әдип тирәсендә барган кайбер бәхәсле мәсьәләләргә дә җавап табарсыз дип беләм. Әңгәмәдә күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль, бүген дә уйланырга мәҗбүр итә.

***

Йолдыз Исәнбәт. Музыка белгече, педагог. Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе. 1936 елда Казанда күренекле әдип Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1962-1994 елларда Казан консерваториясендә укыта. Татар энциклопедиясе институтында этли. Татар музыкасы тарихы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.

МУЗЫКА БЕЛГЕЧЛӘРЕ, СЕЗ КАЙДА?

– Музыка белгечләре бездә аз түгел, – дип башлады сүзен Йолдыз ханым. – Композиторлар берлегендә генә дә 20 дән артык музыка белгече әгъза булып тора. Сәнгать фәннәре кандидатлары да җитәрлек. Нәрсәдер языла. Ләкин ул дипломнар, диссертацияләр күп очракта формаль. Татар музыкасының тарихын, аның теориясен өйрәнүгә бернинди дә яңалык кертми торган, һаман бер үк сүзне, бер үк карашны кабатлаучы хезмәтләр. Гомумән, бездә бүген татар музыкасының үзенчәлекләрен өйрәнүче кеше юк. Татар музыкасы Европа музыкасы калыпларына, схемаларына салып өйрәнелә. Татар музыкасында Европа музыкасына хас сыйфатлар гына эзләнә. Шуңа күрә, әйтик, Р.Яхин гармониясен өйрәнү урынына кайбер яклары белән Яхинга якын булган С.Рахманинов гармониясенә багышланган мәкалә алына да, «Рахманинов» – «Яхин»га, Рахманинов әсәрләреннән мисаллар Яхин әсәрләреннән алынган мисалларга алыштырыла. Шулай итеп, Яхинның гармоник телендә Рахманинов белән уртак сыйфатлар гына күрсәтелә. Ә Яхинны Яхин иткән үзенчәлекләр ачыкланмый. Татар музыкасына багышланган бик күп хезмәтләр шул ысул белән язылганнар. Минемчә, әдәбиятчыларыбызның татар фольклорына багышланган хезмәтләрендә дә бу алым еш очрый.
Ә менә 20-30 нчы елларда татар музыкасының бүтән халыклардан аерылып торган үзенчәлекләрен һәм теоретик, һәм тарихи яктан ачарга, аның үсеш юлын күрсәтергә тырышканнар. Ул елларда татар музыкасы турында Солтан Габәшидән башлап күбрәк композиторлар язганнар. Дөрес, теоретик белемнәре җитәрлек дәрәҗәдә булмаганга, алар уз максатларына тулысынча ирешә алмаганнар. Ләкин консерваториядә укыган белгечләрдә татар музыкасына сизгерлек юк, алар аны механик рәвештә генә өйрәнәләр.
Барлый башласаң, бездә бүген татар композиторлары турында нинди китаплар бар соң? Юк дәрәҗәсендә. Кандидатлар, докторлар бар, ә китаплар юк. Ә инде татар музыкасының гомуми тарихы – бөтенләй күтәрелмәгән чирәм җир. Дөрес, Совет заманында татар музыкасы тарихын чор өлгеләрен кулланып, чор кагыйдәләренә буйсындырып өйрәнделәр. Бүгенге музыка белгечлеге фәнебезнең бер урында таптануына бәлки татар музыкасы тарихын һаман шул кагыйдәләргә буйсынып укыту сәбәп булып торадыр.

– Музыка белгечләре турында сүз барганда тагын бер борчуымны белдерим әле. Ел саен консерваторияне дистәләгән музыка белгече тәмамлый. Нишләптер, алар күз уңыннан эреп югалалар. Ни өчен яшьләр үзләрен татар музыкасын өйрәнүгә багышламыйлар? Сәбәп нидә?

– Моның тамырлары тирәндә. Консерваториянең теоретик факультетына музыка училищесын тәмамлаучылар гына алына. Заманында Казан музыка училищесының теоретик бүлегендә татарларга карата ничектер кимсетүле мөнәсәбәт яшәде. Училище тәмамлап консерваториягә килгән татар яшьләре рус иптәшләре кебек «Без дә алардан ким түгел», дип, диплом эшләрен Бах, Шопен, Шостакович иҗатлары турында язасылары килә иде. Аерым композиторлар (әйтик, Нәҗип Җиһанов) иҗатын искә алмаганда, татар музыкасын өйрәнү – дәрәҗәсез, 2 нче сорт студентлары яки карьерага омтылучылар эше булып саналды. Шулай итеп, татар студентлары татар музыкасыннан читтәрәк торырга тырыштылар, ә урыс милләтендәгеләре аның белән мәҗбүри, бүтән чаралары булмаганда гына шөгыльләнделәр. Ә бит XX гасыр музыка белгечләре турында сөйләгәндә, без татар музыкасы өлкәсендә бик теләп эшләгән рус белгечләрен дә беләбез.
Хәзерге татар музыкасы сәнгатендә аһ итәрлек, киң катлау халыкны, музыка белгечләрен шаккатырырлык, сәнгать үсешендә вакыйга булырлык әсәрләр дә тумый бит. Яшь музыка белгечләре үз тормышларын татар музыкасын өйрәнүгә багышламаулары моннан да киләдер.
1989 елда консерваториядә татар музыкасы кафедрасы ачылды. Мин аның беренче мөдире идем. Анда эшнең ни дәрәҗәдә авыр барганлыгын үзем генә беләм. Миннән соң эшләүчеләргә дә җиңел түгелдер. Ул кафедра отчет өчен генә кирәк булды. Татар телен үстерү дигән булып, бюджеттан өстәмә акча алу өчен. Кыскасы, татар исеме белән файдалану максатыннан. Шуннан бирле татар кафедрасының инде ничә чыгарылышы булды. Кайда ул белгечләр? Алар бүген татар сәнгатенә хезмәт күрсәтәләрме? Нәрсәдер барып чыкмаган икән, моңа алар үзләре генә җаваплымы? Әллә укытучыларда, җитәкчеләрдә, җәмгыятьтә дә гаеп бармы?

– Соңгы елларда әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә дә тәнкыйть сүлпәнәйде, дип чаң сугабыз. Миңа калса, музыкаль тәнкыйть элек тә үзенең барлыгын бик сиздерми иде. Бүген исә ул бөтенләй тынып калды…

– Кыю, үз сүзен әйтә һәм яклый белгән музыка тәнкыйтьчеләре бездә юк дияр идем дә, ара-тирә музыкаль тормышка кагылышлы мәсьәләләрне М.Нигъмәтҗанов күтәреп чыга. Музыкаль тәнкыйтьнең сүлпән булуы музыка белгечләренең битарафлыгыннан гына килмидер. Чөнки аларны тәнкыйтьтән күптән биздерделәр, аларга үзләренең тәнкыйть мәкаләләрен дөньяга чыгару мөмкинлеге дә юк. Газета-журналлар андый язмаларны кире кага. Элек тә тәнкыйди материалларны хуплап тормадылар. Чөнки тәнкыйть итү тыелды. Югарыдан шулай куелган иде. Бүген исә газета-журналларга белгеч тәнкыйте бөтенләй кирәкми. Яңа чыккан әсәр, спектакль, концертларга рецензияләр булсын, агымдагы вакыйгаларны яктырту булсын – андый материалларны газета-журнал хезмәткәрләре яза. Алар үзләрен сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә фикер йөртергә лаеклы, ә шул фикерләр укучылар өчен бик кызыклы һәм гыйбрәтле дип саныйлар, ахры. Ләкин бу «киң профильле» журналистлар йә күп сүзле информация, йә булмаса, берәр әңгәмә белән генә чикләнәләр. Анализ эшләргә аларның көче җитми. Профессиональ белгечләргә юл бирелмәү бу, минемчә, газета-журнал сәясәтеннән генә килмидер. Бу – югарыда утыручыларның сәясәте.
Без еш кына обкомны, партияне гаепләргә яратабыз. Ләкин партия хакимлек иткән дәвердә дә татар музыкасын алга этәргән, аның үсешенә юллар ачкан нәрсәләр күп булды бит. Ә менә партия җитәкчелеге тукталгач, татар музыкасы зәгыйфьләнеп калды. Бер караганда, аның үсешенә беркем дә бернинди дә киртә куймый кебек, шулай да татар музыка сәнгате юкка чыгу дәрәҗәсендә. Хәзерге тормышта чын әдәбият-сәнгатьнең кирәге калмады. Элек партия аны идеология коралы буларак файдаланса, хәзерге җитәкчеләргә андый сыйфатта да хаҗәте юк.
Консерваториядә миңа академик музыка белән шөгыльләнүче югары белемле музыка эшлеклеләренең халыкка, бигрәк тә татар халкына түбәнсетеп карау очраклары белән очрашырга туры килә иде. Үзләрен бик югары куеп, консерватория концертларына йөрмәүче халыкны мәдәни тормыштан төшеп калган бер томана катлау дип мыскыл итү, гади халыкка якын музыканы башкаручы җырчылардан яки җыр һәм бию ансамбле кебек коллективлардан көлү, халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләнгән радиотапшыруларны юкка чыгару белән мин беркайчан да килешә алмадым. Халыкның һәр катлавы үзенә якын сәнгатькә хакы бар һәм без халык таләпләреннән чыгып эшләргә тиеш. Авылда, көне бу эшләп, хәлдән таеп кайткан сыер савучыны без симфония тыңларга мәҗбүр итә алмыйбыз. Ләкин ул да җан азыгына мохтаҗ һәм гармун белән җырлана торган ул яраткан халык көе кыйммәте белән симфонияләрдән югарырак торуы мөмкин.
Бүген «простой» халыкка тәкъдим ителә торган җан азыгын мин, әйтик, шул ук терлекченең омтылышларына, хисләренә җавап бирә торган сәнгать дип атамас идем. Хәзер һәрьяклап надан, туң йөрәкле, бернинди дә эчке кичерешләре булмаган аерым сорт «простой» халык мәнфәгатьләре беренче урынга чыкты. Шуңа күрә концертларда да аракы эчкәндә бер фон булып куллануга яраклы музыка яңгырый. Без, гади халык югары сәнгатьне аңламый, дип ялгышабыз. Халыкның зәвыгы әле бозылып бетмәгән. Яхшы музыканы, яхшы башкаручыны ул яхшы аера. Мин бүген череп баеган, тупас, ашау-эчүдән башка бернинди ихтыяҗы булмаган аерым төр кешеләрне халык дип саный алмыйм. Шулай дисәм, татар халкын бик нык кимсетер идем.

ОПЕРА СӘНГАТЕ ТАТАРГА КӨЧЛӘП ТАГЫЛГАНМЫ?

– Безнең илдә соңгы гасырда ике кискен борылыш булды. Беренчесе – революциядән соң, икенчесе – Советлар Союзы таркалгач. Шул чорларның икесендә дә идарә башлыклары алышынып, элекке белгечләр куылып, бик күп өлкәдә идарәгә әзерлексез, тәҗрибәсез җитәкчеләр килде. Алар үзләренә иш кешеләргә генә юл биреп, аерым өлкәләргә, аеруча фән һәм әдәбият-сәнгатькә зур зарар китерәләр. Бу – бөтен ил күләмендә. Ә менә татар тормышында әлеге мәсьәләнең үз үзенчәлекләре дә булмады түгел. Бүгенге көндә әдәбият-сәнгать һәм татар тормышына бәйле фәннәр белән идарә итү, нигездә, элекке традицияләргә таяна, аларны кискен өзми. Ә революциядән соңгы чорны алсак, безнең илдә бу өлкәләргә күбрәк наданнар, искене җимереп ташлап, яңаны «төзүче» буш куыклар агылып керсә, татарларда җитәкче урыннарга революциягә кадәр төпле белем алган, укымышлы, әзерлекле, үз халкының язмышын кайгыртучы кешеләр дә килде. Әнә шул зыялы җитәкчеләр татарда музыка сәнгатен үстерүдә дөрес һәм нәтиҗәле чаралар күрделәр. Бу юнәлештә иҗат көчләрен барлап туплап, билгеле таләпләр куеп һәм кирәкле ярдәм күрсәтеп кыска гына тарихи дәвердә татарда опера һәм балет сәнгатен барлыкка китерделәр. 1939 елда Казанда опера театры ачылды, ә 1940 елда ул инде опера һәм балет театрына әверелде. Республика җитәкчеләре ярдәменнән башка мондый эшне ерып чыгу мөмкин булмас иде. Опера язу күп көч сорый торган хезмәт ул. Максатка ирешү өчен яшь композитор фәкать шул эш белән генә шөгыльләнеп, кайвакыт аңа 10 елга якын гомерен корбан итәргә кирәк. Ул чорда композиторлар опера язуны үзләренең бурычы итеп санаганнар. Барып чыгамы-юкмы, көчләре җитәме-җитмиме алар бу өлкәдә үзләрен сынап караганнар. Еш кына булмас кебек тоелган эш тә уңышлы нәтиҗәләр биргән.
Сугыштан соңгы елларда опера-балетка игътибар бераз кими. Моның сәбәпләренең берсе – татар музыка сәнгатенең казанышларында, аның юлга салынып болай да алга баруында. Театрның репертуары булдырылган, өлкән буын композиторлары үзләренең музыка театры өлкәсендәге эшләрен дәвам итәләр, атнасына 1–2, ә кайвакытта 3–4 мәртәбә сәхнәдә татар композиторларының әсәрләре башкарылып килә. Тынычланырга урын да бар кебек.
Ләкин бу елларда кайбер тискәре моментлар да сизелә башлый. Казан консерваториясен тәмамлаучы яшь композиторлар ул хәтле үк опера-балет язарга омтылып тормыйлар. Язылган әсәрләр бик үк хупланмый. Хактырмы-юкмы, Нәҗип Җиһанов яшьләргә юл бирми, күбрәк үз әсәрләрен сәхнәгә куйдырту белән шөгыльләнә, дигәннәре дә ишетелә. Өлкән буын композиторлар картая, дөньядан да китә баралар. Инде соңрак 1957 елда куелган «Җәлил» операсыннан соң, Нәҗип Гаязович үзе дә операдан читкә тайпыла. Гомумән, опера язуның бәясе кими бара. Нәҗип Гаязовичның 60 нчы елларда операга салкынаюын төрлечә аңлатып була. Сәбәпләрнең берсе – ул теләгән опера темасына бүтән композиторлар мөрәҗәгать итүдә дә булгандыр. Эш менә нәрсәдә. «Җәлил»дән соң Җиһанов озак кына яңа опера сюжетын эзли, Тукай турындагы әсәр хакында да уйлана. Бәлки бу очракта ул үзенең дусты, шагыйрь һәм либретточы Әхмәт Фәйзинең кайчандыр белдергән теләкләрен дә искә алгандыр. Шул ук елларда тагын ике композитор – Әнвәр Бакиров белән Мирсәет Яруллин да Тукай турында опера яза башлыйлар. Үзләре теләпме, әллә Нәҗип Җиһановны «урынга утырту», ансыз да югалып калмыйбыз дип күрсәтү нияте белән обком шулай эшләгәнме? Белмим. Ул вакытта Нәҗип Гаязовичның обком белән арасы начар иде. Бу вакыйгалардан соң Җиһанов опера язганы булмады. Бүтән композиторлар да бу өлкәдә активлык күрсәтмәделәр. Татар дәүләт опера һәм балет театрының 60 еллык тарихының беренче яртысында 21 яңа опера һәм балет сәхнә күрсә, икенче яртысында бары тик 5 әсәр булды.

– Операның сүнә, сүрелә баруы бәлки әлеге сәнгатьнең татар халкы өчен бөтенләй үк хас түгеллегеннән киләдер. Еш кына матбугатта, опера татар халкына мәҗбүри тагылган сәнгать, дигән язмаларны да укырга туры килә.

– Мин күптән түгел бер гыйльми конференциядә катнаштым. Шунда музыка коралларын өйрәнүче берәү доклад белән чыкты. Нишләптер, ул үзен музыка белгече дип игълан итте. Музыка коралларын өйрәнүче белән музыка белгече арасында аерма бик зур. Чөнки музыка белгечлеге фәнендә нәтиҗәле эшләр өчен профессиональ белем кирәк. Татар дөньясында үзешчән җырчылар, үзешчән композиторлар белән рәттән хәтта урта профессиональ белем алмаган үзешчән фән эшлеклеләре барлыкка килгән заманда яшибез, ахры. Ярый, монысы да булсын ди. Ләкин мине иң нык гаҗәпсендергәне шул булды: «Татарда фольклор юк, аны Советлар, коммунистлар уйлап чыгарган», – диде үзен фольклорчы һәм музыка белгече дип атаган кеше. Татар халкын шуның кадәр мыскыл итү?! Дөньяда халык иҗаты булмаган халык бармы икән?!
Татар операсы Совет власте тарафыннан көчләп тагылган бер сәнгать диючеләр дә әнә шушы үзен музыка белгече дип санаган кеше хәлендәгеләр. Татарда опера сәнгатен тудыруга омтылыш революциягә кадәр үк туа. Гаяз Исхакый да 1902 елда басылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән хезмәтендә үзенең героеннан татар операларын тыңлата. 20-30 нчы еллардагы татар вакытлы матбугатында адым саен «Кайчан татарда опера булыр?» дигән язмалар очрый. Чөнки бу татар җәмәгатьчелегенең эчке бер ихтыяҗы була. Аның мәдәни үскәнлеген раслый. Мондый теләк ул елларда безнең илдә яшәүче бөтен халыкларда да булмаган бит. Менә бу халыкларга опера, бәлки, чынлап та, көчләп тагылгандыр. Татар халкы опера театрына йөргән. Рус опералары, Европа опералары белән дә таныш булган. Халык яратып кабул иткән беренче татар опералары 1925 һәм 1930 елларда хөкүмәт кушуы буенча түгел, ә фәкать аларны язучы авторлар теләге буенча барлыкка килгән. Совет заманында әлеге жанрның үсеше ул җәмәгатьчелек таләп иткәннән килә. Мәскәүдә милли опера студиясен ачарга кирәк, дигән фикер беренче булып Казанда җырчы һәм композитор булып формалашкан Газиз Әлмөхәммәдовта туа. Халык ихтыяҗын ул тормышка ашыра. Башкорт (1933) һәм татар (1934) студияләре ачылгач, мондый юл белән милли опера өчен кадрлар әзерләүне СССРның бик күп халыклары файдалана башлый. Шуннан соң кем татарга опера сәнгате көчләп тагылган дип әйтә алыр?!

– Йолдыз ханым, татар опера сәнгате тарихы ерактан килә, дидегез. Шул чор эчендә вакыт сынавы аша узып классикага әйләнгән әсәрләребез дә юк түгел. Ләкин, нишләптер, театр милли сәнгатебезне Европа сәхнәсендә күрсәтүне кирәк дип тапмый. Сез моның сәбәпләрен ничек аңлатыр идегез?

– Татар музыка сәнгате өчен казаныш, яңалык булган әсәрләр Европа халыкларына кызык булмавы да мөмкин бит. Бу – нечкә мәсьәлә. Татар профессиональ музыкасының тарихы әле зур түгел. Шушы кыска гына вакыт эчендә алдынгы илләрнең музыка сәнгате үткән этапларны үтми торып, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек, Европа тамашачысының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек әсәрләр тудыру мөмкин эш түгел. Безгә әле татар музыка телен җитәрлек дәрәҗәдә үстерергә кирәк. Тамашачы хәзерге заман композиторыннан яңача язылган опера көтә, ә элекке үрнәкләрне кабатлауны түгел. 20-50 нче елларда язылган татар опералары классик традициягә нигезләнгән. Әйтик, шул ук Нәҗип Җиһановны алсак, аның соңгы «Җәлил» операсының жанр үсешендә яңалык, новаторлык алымнары бар. Ләкин инде бүгенге заманда да билгеле калыптан чыга алмау – коры эпигонлык. Бу талантсызлар эше. Ләкин уңышлы булса, кешегә иярү, искегә таяну – ул әле иң зур гаеп түгелдер. «Иске» сүзе – ул күптән узган гасырларныкы гына түгел, ә – кешенеке, кечкенә генә булса да – үзеңнеке түгел, шул исәптән хәзерге заман иҗатчыларыныкы да дигән мәгънәдә кулланыла. Кызганычка каршы, бүгенге татар музыкасында без үзенчәлекне дә, тәҗрибәле эпигонлыкны да сирәк очратабыз. Кайвакытта талантсызлыкны каплау өчен «мин бөтен дөнья күләмендә алдынгы авангард композитор» дию генә дә җитә. Хәтта яңа музыкаль ачышлар ясаган, бөтен дөньяда танылган талантлы композиторларны кабатлау да кирәкми.
Гомумән, бездә операны жанр буларак үстерүче, аның үсешендә яңа юллар табучы композитор юк. Әгәр андый композитор табылса, ул даһи дәрәҗәсендә булыр иде. Миңа калса, шундый иҗатчыны бүгенге көн төшенкелегендә татардан көтү артыграктыр.
Бөтен дөньяга чыгарырлык музыкаль әсәрребез бармы дигәндә, бәлки тарихи казанышларыбызга игътибар итәргә кирәктер. Әйтик, сәхнәгә Вердиның операсын куялар икән, без аңа тарихи, ниндидер гасыр өчен генә хас ядкарь итеп карыйбыз. Миңа капса, композиторларыбызның милли үзенчәлекле әсәрләре Европа халкын кызыксындырмый калмас. Әйтик, Фәрит Яруллинның «Шүрәле», Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетлары, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил» опералары Европа сәхнәләрендә барырлык әсәрләр дип саныйм. Әлбәттә, «Су анасы»ның тышкы либреттосын ниндидер дәрәҗәдә эшкәртәсе бар.
Татар сәнгатен дөньяга таныту – дәүләткүләм эш. Аның юлларын хөкүмәт эзләргә тиеш. Шул ук «Алтынчәч»не Европага таныту өчен аны безнең театрдан куйдырып Голландия авылларына гастрольгә алып чыгарга димәгән. Дөньяда театрлар күп. Иң нәтиҗәле юл – татар композиторы әсәрен берәр Европа театрында куйдыру. Мин аңлыйм, театр үз ягын каера, аңа җиңел юл белән генә акча эшләргә кирәк. Бу яктан мин театрны бик гаепләмәс тә идем. Ләкин татар сәнгатен Европа¬га күрсәтү бурычы хөкүмәт тарафыннан куелырга тиеш.

МЕҢ ДӘ БЕР УЙ…

– Йолдыз ханым, Сез күренекле әдип Нәкый Исәнбәт кызы. Сезнең гаиләдә тәрбия мәсьәләсе ничек куелган иде? Туган телгә мөнәсәбәт, җаныгызга салынган милли хиснең тамырлары кая барып тоташа?

– Бездә тәрбия мәсьәләләре махсус куелып, әти үз балаларын ниндидер система буенча тәрбияләү белән шөгыльләнде дип әйтә алмыйм. Аның өчен әтинең вакыты да юк иде. Ул балаларына тулы ирек бирде. Кем нәрсә теләсә шуны эшләде, кемгә нәрсә якын шуның белән мавыкты. Артык шауламасак, әтигә шул җитә иде. Тәрбия бездә күбрәк әни кулында булды. Аның балалар үстерүдә үз принциплары бар иде. Көнкүрештә мин әни өйрәткән кагыйдәләр белән яшим. Безнең дөньяга карашыбыз, характерларыбыз ниндидер махсус алымнар аркылы түгел, ә әти-әнинең тормышы, язмышы, тәҗрибәсе аркылы формалашты.
Шәриф Камал музеенда әтинең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичәдә Батулла: «Сез шәһәрдә туып-үссәгез дә, татарча әйбәт сөйләшәсез.Бу нәрсәдән килә?» – дип сорады. Мин татар телен камил беләм дип әйтмәс идем. Шулай да бала чакта күп кенә татар язучыларының балаларына караганда әйбәтрәк сөйләшә идем. Мин Батуллага: «…безнең өйдә татарча сөйләшүдән», – дип җавап бирдем. Ләкин соңыннан уйга калдым. Чөнки җавабым мине канәгатьләндермәде. Берничә айдан соң, Батулланы очраткач, җавабымны ачыклап: «Мин беркайчан да татар булуымнан гарьләнмәдем!» – дидем. Ә менә тирә-юньдәге татар балалары татар булуларыннан гарьләнәләр иде. Татарча сөйләшү түгел, «син татар» – дип үчекләгәндә «Юк, мин урыс!» – дип елыйлар иде. Чөнки ул елларда татардан бик нык көләләр, аны бик нык кимсетәләр иде. Урыс мәктәбендә укучы татар балаларының ата-аналарын чакыртып: «Өйдә балаларыгыз белән татарча сөйләшмәгез!» – дип боералар иде. Мәктәптә укыганда урыслар минем исемемне әйтә алмыйча аптырыйлар иде. Кемдер «Илдус», кемдер «Улдус», «Элдус» дип интекте. «Нигә сиңа малайлар исемен кушканнар!» – дип сораучылар да еш булды. Фәритләр «Федя», Мәрзияләр «Маша» дип йөртелгән шул заманда укытучым: «Можно тебя называть Юлей?» – дигәч, мин әтидән рөхсәт алырга булдым. «Урысның теле әйләнмәгәнгә мин гаепле түгел!» – дип кырт кисте әти. Минем исемемне беркайчан да урыслаштырып әйтмәделәр, бозып булса да, татарчарак эндәштеләр.

– Моннан берничә ел элек «Гасырлар авазы» журналында Нәкый Исәнбәтнең репрессия елларында татар язучыларына биргән характеристикалары басылган иде. Сез аны ничек кабул иттегез?

– Зур кызыксыну белән. Әтинең үткен фикерле булуын раслаучы документ итеп. М.Гайнетдинов белән С.Рәхимов язган кереш сүз дә бик яхшы тәэсир калдырды.
Соравыгызның формулировкасында әти язганнары белән беркадәр, ә бәлки бөтенләй килешмәү сизелә. Ләкин әтинең бу үтә критик язмалары репрессия еллары белән файдаланып татар язучыларын тәнкыйтьләп калу өчен түгел, ә үзе репрессия корбаны булып төрмәдә үлем хөкемен көтеп ятканда следователь допроста сорау куйган өчен язылган. Мин әтинең сүзләрендә аңа ниндидер тап төшерә торган нәрсәләр күрмим. Ничек укыйсың бит. Гомумән алганда, әти карашларын аңлау һәм дөрес бәяләү өчен ул еллардагы әдәби тормышны, язучыларның үзара көрәшен, аерым әдәбиятчыларның кайда һәм нинди максат белән сөйләгән, язганнарын белергә кирәк.
Бәлки нәрсәдәдер ялгышкандыр да. Ул – Казанга яңа килгән кеше. Язучылар берләшмәләренең берсендә дә әгъза булып тормаганлыктан, әдәби тормышта һәм бигрәк тә әдәби интригалардан артык хәбәрдар да түгел. Ул үзе дә бу язмаларында «тере кеше турында язу кыен, кеше үзгәреп тора» дип һәм бөтен фактларны белмәвен искә алып нәрсәдәдер ялгышуын мөмкин дип таба. Тормыш барышында белеме һәм тәҗрибәсе үзгәргәч әтинең карашлары да үзгәрә иде, кешеләргә һәм фактларга ул яңа күзлектән карый башлый иде. Бер-ике мисал китерим.
– Нигә 30 нчы елларда Җамал Вәлиди турында шундый тискәре фикердә булдың? – дип сорагач, әти: «Мин ул вакытта хәзер белгәннәремне белми идем шул», – дип җавап кайтарды. «Заманында бик алласыз, дәһри булып дингә каршы көрәшүеңә хәзер ничек карыйсың?» – дигәнгә: «Әй, дурак булганмын» – дип кулын селтәде. Ә менә «Аллага ышанасыңмы?»га җавап бирмәде. Бераз уйга калды да: «Бу философский вопрос», – дип котылды. Ә менә әтинең Галимҗан Ибраһимовка карашы гомер буе үзгәрмәде. Аның язучылык талантын һәм осталыгын әти шактый түбән бәяли иде. Табигать һәм атлар турында гына оста яза дия торган иде. 1928 елда Казанда бик зурдан кубып Г.Ибраһимовның 40 еллыгын бәйрәм иткәндә әти үзенең тәнкыйть мәкаләсен Уфада «Яңа авыл» газетында бастыра. Шул мәкаләдә татарга чын татар телендә яза белүче бердәнбер прозаик дип Ибраһимовка каршы эмиграциядә яшәгән Гаяз Исхакыйны куя. Тукай белән Исхакыйны әти иң зур татар язучылары дип саный иде. Ул Ибраһимовның Тукайга булган мөнәсәбәтен бер дә гафу итә алмады, чөнки ул Тукайга табына, аның һәрбер шигырен яттан укый иде.
Әти үлгәнче татар әдәбиятына иң зур зарар китергән кеше – Г.Ибраһимов дигән фикерендә торды. Бездә бит ничек? Ибраһимовны репрессияләгәч ул кап-кара иде, ә репрессияләүне хата дип таныгач – ап-ак. Икесе дә дөрес түгел. Гомумән, Г.Ибраһимов эшчәнлеге турында мәгълүматләр бирмичә, XX гасыр татар әдәбияты тарихын дәрес яктыртып булмый. Игътибар итегез, урыслар XX гасыр әдәбияты тарихын өр-яңадан яздылар. Ә татар әдәбиятына совет заманында нинди караш булса, ул бүген дә, нигездә, шулай дәвам итә. Әйтик, әдәбият тарихына Гаяз Исхакыйны йә бүтән әлегә хәтле җитәкчеләр яратмаган язучыларны механик рәвештә өстәмә фрагмент итеп өстиләр, ә алар белән мөнәсәбәттә булган бүтән язучыларга, гомумән, әдәби процесска караш үзгәрми бит.
Г.Ибраһимов турында сөйләшү озаккарак сузылып китсә дә, тагын бер-ике сүз өстисем килә. Ибраһимов – эсер. Ә эсерлар әтидә нәфрәт уята иде. Чөнки алар бүгенге көннәрдә дә дөньяда зур урын тоткан террорчылар токымыннан, әти әйтмешли – «бар эшләре кеше үтерү». Әти Ибраһимовны әдәби бәрелешләрне террорларча хәл кылуда, үзенең әдәби «дошманнарын» физик юк итүгә омтылуда гаепләде.

– Нәкый Исәнбәт киң кырлы әдип. Ул әдәбиятның теләсә кайсы жанрын үзенә буйсындыра алды дисәм, арттыру булмас. Бу очракта аның халык иҗатын җыю, туплау өлкәсендәге эшчәнлеген дә күз алдында тотам. Бу яктан әдипнең «Идегәй» дастаны аеруча игътибарга лаек. Татар халкының аянычлы язмышы хакында сөйли торган «Идегәй» китап булып дөнья күргәч тә шактый «фаҗигаләр» кичерде. Бүген дә яңа «Идегәй»ләр туа тора…

– Әти беренче булып «Идегәй» дастанының башкорт вариантын язып алучы. 30 нчы еллар башында рус теленә тәрҗемә ителгәч аны Мәскәүдә «Academia» нәшриятында бастыруга әзерлек тә барды. 1941 елгы татар сәнгате декадасына әти «Идегәй» трагедиясен язды һәм шул ук драматик нигезгә салып «Идегәй» эпосын төзеде. Мин бу хакта дастанны рус теленә тәрҗемә иткән Семен Липкинга әйткәч, аның исе китте: «Менә хәзер мин татарларның эпосы нигә шундый төгәл, озын сүзсез, кирәкмәгән кабатлауларсыз булуын аңладым. Аны драматург эшләгән икән! Төрки халыкларның эпослары еш кына бик озын һәм формасыз».
Әти эшен финнарның «Калевала» эпосын төзүче Э.Леннорт хезмәте белән тиңләү бик дөрес. Чөнки дастанның әти варианты – ул җыелма вариант. Әти аны 30га якын чыганактан файдаланып төзегән һәм бу чыганаклар барысы да татарныкы дип әйтеп булмый. Җитмәгән урыннарда кайбер юлларны әти үзе дә язгалаган бугай.

– Ә менә тарихта Нәкый аганың үз хезмәтләрен үзләштерергә теләүчеләр дә булды, миңа калса.

– Шул ук «Идегәй»не Нәкый Исәнбәт исемен бөтенләй төшереп калдырып бер төркем әдәбиятчылар (кайберләре әсәрне бер мәртәбә булса да укымыйча) дастанны үз исемнәреннән нәшер иттеләр. Без «Идегәй»не халыкка кайтардык дип шапырындылар, чаң суктылар. Зур шөһрәтләр көттеләр, ахры. Шуннан бирле «Идегәй» берничә мәртәбә басылды. Исәнбәт исеме китапта күрсәтелми. Дастан ул бит Коръән түгел, күктән иңмәгән. Аның тексты кемнеке соң, кем аны көйләп биргән, кем язып алган, кем төрле чыганакларны берләштергән? Редколлегия түгел бит! Әти исән чакта мин аның хокуклары өчен көрәшеп карадым. Әти үлгәч туктадым. Халык «Идегәй»не барыбер Исәнбәтнеке итеп белә, аның кулъязмалары әлегә югалмаган, дастанның бер варианты 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкты… Татарда да киләчәктә бер намуслы әдәбиятчы туар әле һәм бу мәсьәлә хәл ителер.

– Иҗатта Нәкый аганың үз принципларына хыянәт иткән очраклары булдымы?

– Әлбәттә, юк. Хыянәт ул бик көчле сүз. Хыянәткә йә акча, йә дәрәҗә өчен баралар, ә әтине алар кызыксындырмадылар. Ул эш өчен яшәде. Үзе кирәк тапканны гына эшләде. Әле һаман да хәтеремдә, Булат абый мәдәният министры чагында Ленинның 100 еллыгы уңаеннан әтине трилогия язарга күндерде. Килешү дә төзеделәр. Әти аванс та алды. Ләкин Ленин хакында шактый күп мәгълүматлар туплап, радиодан аның турында «чит авазлар» тапшыруларын тыңлаганнан соң, әтинең Ленинга булган карашы үзгәрде һәм ул трилогияне язмаска булды. Мондый очракта дөрес булмаса да, авансны кире кайтарттылар. Әти Октябрь революциясенең 20 еллыгына Ленин образын кертеп «Октябрь» дигән пьеса язган булган. Трилогияне ул бу әсәр нигезендә эшләргә җыенган иде. Баштарак Ленинга карата чыдамрак иде. Россия халыкларына бер дәрәҗәдә азатлык биргән өчен. Ләкин, гомумән, большевиклар милли хәрәкәтне файдаланып кына җиңделәр, ә үзләре бәйсезлек вәгъдә итеп халыкларны алдадылар дип саный иде. Ә менә Сталинга карата? Әйе, әйе, Сталин үлгәч, мин әтигә аның хакында исән чагында Сталин турында язмадың, инде берәр нәрсә язсаң да буладыр дидем. Язды. Шигырь «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыкты. Бераздан мин нигә Сталин турында яздың дип бәйләнә башладым. Шунда әти шигырьнең редакция төшереп калдырган юлларын укыды. Араларында шундыйраклары да бар иде:
Канлы булды кулың,
Явыз булдың минем халкыма.
Ләкин барысына без чыдадык
…Коммунизм хакына.
Сталин исән чакта «Мулланур Вахитов» драмасында бик зур җәнҗаллар, басым белән Ленин исемен искә алганда Сталинны да китереп өстәделәр. Соңыннан Сталин исемен әти төшереп калдырды. Сталинны, партияне мактау әтидә беркайчан да булмады. Ул бүтәннәргә мөрәҗәгать итеп сөйләгәндә дә: «Ну, сез, партийныйлар…» – дип кенә җибәрә иде. Безнең гаиләдә беркем дә партиядә тормады. Безне алмаслар да иде.

Исәнбәт баласы булу җиңелме? Соңлап ачылган серләр

– Безнең барыбызда да бик зур кирелек, үзсүзлелек бар. Бу яктан без әтигә охшаганбыз. Шуңа күрә бергә утырып сөйләшкәндә еш кына бәрелешә идек. Чөнки карашларыбыз төрле, һәркемнең үз туксаны туксан. Мин гел әти-әни белән яшәдем. Ә абыйлар мин үскәндә күбрәк бүтән шәһәрләрдә укыдылар һәм эшләделәр. Празат абый башта биш ел ГИТИСта артистлыкка укыды. Театрга кайтып бераз эшләгәннән соң, тагын биш елга укырга китте. Режиссерлыкка. Безнең гаиләдә гадәти бәйрәмчә юк-бар сөйләшүне хәтерләмим.

– Празат әфәнде турында сүз чыккан икән, сорыйм әле, мәрхүмне соңгы юлга озатканда күпләр аңа дәүләт бүләкләре бирелмәве уңаеннан борчылуларын белдерделәр. Миңа калса, моңа да Нәкый Исәнбәт улы булу тәэсир итми калмагандыр?

– 94 нчеме, 95 нчеме елны театр инициативасы белән Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы һәм соңгы елларда куйган башка спектакельләрне өчен Тукай премиясе комитетына документлар тутырганнар дип ишеттем. Ләкин, белүемчә, документлар комитетка барып җитмәгән.
Шуны әйтергә тиешмен, безнең үсешкә, карьерага, хәтта мәктәптәге билгеләргә кадәр Исәнбәт балалары булуыбыз бик нык тәэсир итте. һәм без һәрвакыт контрольдә булдык. Әлбәттә, мин әти өчен ниндидер җәфалар кичердем дип бер дә авырсынмыйм. Яңадан да шуларны кичерергә ризамын. Миңа карата гаделсезлек күрсәтелсә, мин үз хокукларым өчен уңышлы гына керәшә дә идем. Бу яктан Празат абый юашрак, нечкәрәк кеше иде. Ул көрәшче булмады. Абруен төшереп юк-бар ызгышларга кермәде, түбән кешеләр белән сүз көрәштермәде. Ә мин, гаделлек даулап, ахыргача бара торган кеше.

– Кайчакларда Празат абыйның Сезне дә үзе кебек булырга өндәгән чаклары булмадымы?

– Безнең гаиләдә беркем дә беркемнең тормышына кысылмады. Беркем дә хәтта артык кызыксыну күрсәтеп үзең әйтмәгән нәрсәләр турында сорашмады. Әни кайбер нәрсәләрне белсә дә, безгә белдертмәде. Бездә беркайчан да «көнкүреш» дуслыгы булмады. Мин проблемаларым турында Булат абый белән киңәшләшә идем. Ул бик сабыр кеше иде, Исәнбәтләргә охшамаган. Минем кирелегемә каршы кирелек күрсәтмичә, ул мәсьәләне чишә алырлык юллар күрсәтә иде.
Кызганыч, әтинең Уфа чорын Празат абыйдан язып алырга өлгерми калдым. Аны шулай иртә үлеп китәр дип башыма да китермәгәнмен. Булат абый Обком кешесе, мәдәният министры булгач та, аның бала чаклары безгә һәрвакыт караңгы калды. Әнинең беренче ире, Гыйндулла Гыйззәтуллин, әти белән бер авылдан булган, ахры. Уфада ул ике катлы үз йорты белән яши. Әти Уфада фатирсыз каңгырап йөргәндә аны үзендә урнаштыра. Менә шунда әнине очратып, әти аны 4 яшьлек Булат абый белән алып китә. 1929 елда алар 3 бала белән Казанга күчеп киләләр. Әни әтине бик яратты, авыр тормышка, акчасызлыкка чыдады, берсүзсез әти эшенең мәгънәсен аңлады, хәтта аның бер корбаны булды дияр идем. Ул ирекле кол рәвешендә әти өчен яшәде. Әни үзенә күрә бер төрле кеше иде. Аны хәтта әтинең дошманнары да хөрмәт итә иделәр. Әтинең характерына чыдап тору?! Ай-һай! Әтигә аның эшенә комачау гына булмасын. Аңа бүтән бернәрсә дә кирәкмәде. Балалар ашаганмы, өсләре бөтенме, утын алынганмы?.. Барысы өчен дә әни борчылды. Гаилә бюджетына өчәр-дүртәр ел бер тиен дә акча кермәгән чаклар булды… Литфонд ссудасына яши идек.
Еш кына әтигә: «Заказ белән акча өчен берәр нәрсә язып ат», – дип күпме мөрәҗәгать итәләр иде. Әти моңа беркайчан да бармады дисәм, дөрес булмас – тәрҗемәләр эшләштерде. Бервакыт дусты Әхмәт Фәйзи белән бергәләп колхоз тормышы турында пьеса яздылар. Пьесаны кабул итеп алу министрлыкта булды. Хәтерлим, әти аннан бик борчылып кайтып керде. Бер сүз дәшми. Элегрәк нәрсә булганны шунда ук әнигә сөйли башлый иде. Эшнең төбе аларның «Сызылып таңнар атканда» дигән пьесалары Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе»н кабатлавында икән. Шулай итеп, көлкегә калдылар. Тиз генә акча эшләп алыйм дигәндә дә барып чыкмады. Соңыннан, вакытлар узгач, әти әлеге вакыйганы үз-үзеннән көлеп искә ала иде.

– Нәкый ага «Хуҗа Насретдин»ны язган кеше. Тормышта аның үзендә дә Хуҗа Насретдинлык бар идеме?

– Бар иде, бар иде. Бик шаян күңелле кеше иде ул. Кәефе булганда әллә нинди кәмитләр уйлап чыгарырга, сюрпризлар күрсәтергә ярата иде. Беркайчан да төшенкелеккә бирелми, оптимист, энергияле кеше иде. Берәр нәрсә уңаеннан аны гаепләп чыгалар икән, ул моңаймый, үзен жәлләми, ә ярсый иде.
Сәерлекләре дә җитәрлек иде әтинең. Төне бу эшләп, иртәнге сигездә генә йокларга ята иде ул. Әтинең тагын бер сәер ягы – ул бер-берсенә ярашмаган ризыкларны бергә ашый ала иде. Эченә ике кулы белән барабан кебек суга-суга, аяклары белән идәнгә тибә-тибә марш атлап үз алдына җырлап йөргән чаклары да була торган иде. Тавышы бик матур, йомшак, ягымлы иде аның.

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ.
«Шәһри Казан». – 2002.– 8 май.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева