Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне!

Әлеге көн 1967 елдан билгеләп үтелә. Татарстан Язучылар берлеге Татарстан китап нәшриятендә басылган китапларны балаларга укырга тәкъдим итә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора.Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
Татарстан китап нәшрияте чыгарган модульле уенчык-китаплар баланы үстерү һәм укытуда әти-әниләр өчен ярдәмче. Мондый басмалар кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияли. Матур бизәлешле әкият, шигырь китаплары, классик әсәрләр һәм бүгенге заман авторларының китаплары, мәктәпкә әзерлек яшендәге балалар өчен кызыклы булачак. Фәнни танып белү өлкәсенә караган китаплар, тематик энциклопедияләр, ял һәм хоббига багышланган басмалар, маҗаралы китаплар, күләмле романнар мәктәп укучыларына тәкъдим итә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина