Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этаплары булды

Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этабына старт бирелде. Конкурсның зона этаплары 17-23 мартта узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге вәкилләре Чаллыда, Чистайда һәм Казанда булдылар. 22 мартта Арчага, ә 23 мартта Әлмәткә бардылар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зона этабында дистанцион этапта сайлап алынган 300 укучы катнаша. Быел катнашучылар саны 747 кешегә җитте.

Күчмә эшләрдә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре, язучылары катнаша. Алар арасында — Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов, Факил Сафин, Минзифә Әхмәтшина.

Конкурска йомгаклар 2022 елның апрелендә туган тел форумы кысаларында ясалачак.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина