«Татнефть» компаниясе «Җиңүчеләр» («Лица Победы») дигән әдәби бәйге игълан итә. Конкурс ТР Язучылар берлеге катнашында үткәрелә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Ул тарихи хәтерне саклауга, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән нефтьче ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыкларын, Бөек җиңүгә керткән өлешләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
Иҗади эшләрне «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасы 2025 елның 25 мартына кадәр дүрт номинация буенча кабул итә. Анда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман һәм Ютазы муниципаль районнарыннан һөнәрмәнд (ТР Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзалары) һәм үзешчән авторлар (әдәби берләшмәләр һ.б.) катнаша ала.
Нефтьче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары һәм аларның җиңүгә керткән өлеше турындагы очеркларында (эсселарында) авторлар якташларының язмышы, хезмәт батырлыклары һәм шәхси кичерешләре турындагы истәлекләре белән уртаклаша алалар. Бу геройларны искә алу гына түгел, өлкән буынга, аларның ил тарихын үстерүгә керткән өлешенә карата хөрмәт тәрбияләргә дә мөмкинлек бирәчәк.
Конкурс Татарстан Республикасының нефть төбәге муниципаль районнары администрацияләре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, районнарның әдәби берләшмәләре белән берлектә үткәрелә. Җиңүчеләрне дипломнар һәм номинациядәге урыннарына карап, 5 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр акчалата премияләр көтә.
Катнашу шартлары белән тулырак шушы сылтама аша кереп таныша аласыз:
https://disk.yandex.ru/i/CmuMhRAlK4kxsg
Бәйгедә катнашуга гариза формасы: https://oprostn.ru/tn_vote/@vt/a099db099a1ecf21a54cf0ca71d3a10d/
Яңа комментарий өстәргә