Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Идел» журналының Әдәби судында яшь иҗатчыларның каһвә темасына әсәрләре каралды

Казанда Китап йортында «Каһвәчеләр эше» дип аталган Әдәби суд булды. Утырышта дүрт иҗатчының каһвә темасына язылган әсәрләре турында фикер алыштылар.

Судта Айгөл Абдрахманованың «Син — каһвә», Эльвина Миңнуллинаның «Каһвәле синле мин», Алинә Хәбибуллинаның «Ристретто» хикәяләре, Ләйлә Фаязның «…үпкәләдем сиңа» шигырьләре каралды. Казый вазифаларын Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды.

Гаепләүче — язучы, шагыйрә Рифә Рахман фикеренчә, бу әсәрләр оригиналь түгел. Ул әсәрләрне чит илдәге хезмәтләр белән чагыштырды һәм кабатланган өлешләрнең күп булуын ассызыклады. Шулай ук әсәрләрдә кулланылган кайбер сүзләргә анализ ясады һәм хилафлыклар булуын әйтте.

Яклаучы — язучы Ландыш Әбүдәрова сүзләренчә, хәзерге заман урбанистик әдәбиятының төп объектларының берсе — каһвәханә. «Хәзерге яшьләр өчен каһвә эчү японнарда чәй эчү йоласы кебек. Ул — шәһәр субкультурасының мәдәни коды. Кызлар шуннан файдалана. Без алардан чишмә суы, мәтрүшкәле чәй калфаклы кызлар таләп итә алмыйбыз. Шулай да алар миллилектән китмәгән, аларның геройлары — укымышлы татар кызлары», — диде ул.

Гаепләү ягыннан шаһит — язучы һәм шагыйрь Ләбиб Лерон иҗатта экспериментлар булуын хуплады. Татар кешесе язган әсәрдә татар менталитеты булырга тиеш дигән фикерен әйтте.

Яклау ягыннан шаһит булган язучы-журналист Рәмис Латыйпов фикеренчә, әсәрләрнең татар телендә язылуында ук милли рух чагыла. «Хәзер яшьләр алкогольсез эчемлекләр турында яза. Яшьләр каһвә турында яза икән, аны хупларга кирәк. Бу — татар әдәбияты өчен оригиналь. Аларга кадәрге буын каһвә турында әсәрләр язмый иде. Яшьләрнең үз фәлсәфәсе бар. Әсәрләрдә яшьләрнең тормыш чагылышын күрәбез», — ди ул.

Айгөл Абдрахманова әсәрендә көндәлек тормышын сурәтләвен әйтте. «Мин каһвәне эчемлек буларак та, халәт буларак та яратам», — ди ул.

Алинә Хәбибуллина шулай ук бүгенге көн героен тасвирлавын әйтте. «Яшьтәшләрем арасында каһвәгә мөкиббән китүчеләр шактый. Ул образ белән башкаларны әдәбиятка тартырга теләдем. Каһвә турында яздым дигәч, яшьтәшләрем хикәяне сорап алды», — ди ул.

Соңыннан Рабит Батулла текстларда очраган читтән кергән сүзләргә игътибар итте. Алардан котылу өчен кулланып булган татар сүзләрен дә мисал итеп китерде. «Бу әсәрләр тәҗрибә шәкелендә (формасында — авт. иск.) язылган. Тел ягыннан ныклап тикшерелергә тиеш», — дигән хөкем чыгарды.

Гөлүзә Ибрагимова


Язучылар