Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Җидегән чишмә» кунагы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин

Легендар “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

20 февральдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланды.

Шагыйрь үзе һәм үзенең күпкырлы әдәби эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук кичәдә күренекле язучыларыбыз Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Рөстәм Галиуллин, журналистлар Рүзилә Мөхәммәтова, Дания Нәгыйм, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар Марат Фәйрушин, Руслан Хәсәнов, якташлары кукмаралылар, театрыбыз артистлары катнашты.

Әдәби-музыкаль кичәдә татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримне дә искә алдык. Бәйрәмдә аның оныгы Артем Кәримов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Дәминова, шагыйрьнең туган ягы Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылыннан да кунаклар бар иде.

Әдәби-музыкаль кичәбезне шулай ук Халыкара туган телләр көненә дә багышладык.

Чыганак: https://m.vk.com/ngtdt

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов