Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Идегәй». Ханнар уены

Чыңгыз мәктәпкә барышлый сәер бер бабай белән таныша. Бабай аның телефонына «Идегәй» дигән уен җибәрә, һәм малай моңарчы беркем дә уйнамаган өр-яңа онлайн уенга «чума». Уен гади түгел. Аның персонажларын уртак бер сер берләштерә. Бактың исә, әлеге «ханнар уены» моннан күп гасырлар элек башланган икән… Маҗаралы бу уенда малай җиңә алырмы? Китапта «Идегәй» татар халык дастаны балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча тәкъдим ителә.

Әсәр Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә нәшер ителә.

«Идегәй». Ханнар уены / Лилия Гыйбадуллина. – Казан: «Язучы» нәшр., 2024 – 59 бит.

Китапның PDF версиясе

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева