Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Халыкара әдәбият форумы кысаларында Үзбәкстанның «Шәрык йолдызы» журналы баш мөхәррире Сираҗетдин Рәүф белән очрашып, киләчәктә татар шагыйрьләре антологиясен үзбәк телендә, үзбәк шагыйрьләре антологиясен татар телендә бастырып чыгару турында килештеләр.

Шулай ук ике республиканың төп әдәби журналларының алмаш саннарын әзерләү хакында сөйләштеләр. Истанбул шәһәрендә «Төрек әдәбияты» журналының баш мөхәррире Имдат Афшар, Төрек әдәбияты вакыфы башлыгы Серхат Кабаклы белән күрешеп, ике әдәби журналның алмаш саннарын бастырып чыгару турында фикер алыштылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова