Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Харрас Әюпкә 80 ел: «Ни турында язса да, милләт турында булып чыга» 

«Харрас чишмәсе» агып торганда, Харрас Әюпның иҗаты халык күңелендә сакланыр!» Бу сүзләр бүген, 22 августта, Мөслим районы Түреш авылындагы «Харрас чишмәсе» янындагы мәйданчыкта узган «Күңел сандыгы» дип аталган әдәби-музыкаль чарада яңгырады. Ул күренекле шагыйрь Харрас Әюпның (1946-2008) 80 еллыгына багышланган иде.

Очрашуда Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, язучылар Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираи-Муллаянова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фоат Садриев чыгыш ясадылар. Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, шагыйрьнең сеңлесе Әлфия һ.б. Харрас Әюп хакындагы истәлекләрен сөйләделәр.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында шагыйрьнең иҗаты белән әле яңа гына таныша башлавы турында икърар кылды.

«Китабын укып чыккач, юри генә яңадан санап чыктым, «чишмә» сүзе кергән 170ләп шигырь бар анда. Шуңа күрә дә безнең очрашуыбыз тиккә генә клубта да түгел, башка җирдә дә түгел, ә нәкъ менә «Харрас чишмәсе» янында уза. Хәзер минем сезгә аның бер шигырен укып күрсәтәсем килә, мин аны бүгенге чарада сөйләр өчен махсус ятладым.

Офыклардан офыкларга кабынып,

Ык буена керә Мөслим көзе.

Шушы якның кешеләре сыман,

Колачы киң аның, ачык йөзе.

 

Алларыңа синең тып-тын гына

Хәтфә паласларын җәеп сала.

Дәвер төпләреннән бәреп чыккан

Чишмәләрен авыз итми кара!

 

Әрәмәдә балан каршы ала,

Бүген монда киләсеңне белеп.

Сине чакыргандай җил сызгыра

Әби чәчле тауларына менеп.

 

Күренеп тора җаннардагы җылы

Кибән-кибән икән, эскерт-эскерт.

Бер яктырыйм дисәң, Мөслимгә кил,

Күптән белә моны күрше-күлән.

 

Каеннарга килеп сарыладыр

Өрфиядәй җиңел Мөслим көзе.

Шушы якның кешеләре сыман,

Колачы киң аның, ачык йөзе.

Менә күрегез, Мөслим турында том-том китапларны алыштыра торган биш куплетлы шигырь. Мондый шигырьләр язган кешенең иҗатын онытырга безнең хакыбыз юк», — диде Альберт Хуҗин.

Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриев аеруча дулкынланып сөйләде.

«Харрас Әюповка 80 тулган булыр иде, әмма ул бүген безнең арабызда юк, — дип башлады Ф. Садриев. — Ләкин бер әйбер төшенкелеккә бирелергә ирек куймый, аның иҗаты халык күңелендә дә, әдәбиятта да үз урынын алды. Ә Харрасның бөтен иҗаты — нәкъ Тукайча милләткә табынып, милләтне яшәтергә, милләтне күтәрергә дигән уйлар белән яшәү. Аның кайсы гына шигырен алып карасаң да, һәр сүзе — символ. Һәм һәр шигырендә милләткә хезмәт итү, файдалы булу теләге ярылып ята. Авыл турында яза — ул милләт турында булып чыга, әнисе турында яза — милләт турында, үзе турында яза — милләт турында».

Искә алу чарасында шулай ук районның сәнгать осталары шагыйрьнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.

Очрашу тәмамлангач, Альберт Хуҗин һәм бер төркем язучылар Харрас Әюпнең каберен зиярәт иттеләр, аның рухына дога укылды, кабер ташы янына чәчәкләр салынды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Сен
6
Вс
Флера Гыйззәтуллина
Сен
15
Вт
Сен
17
Чт
Сен
19
Сб
Альбина Нурисламова