Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Халисә Ширмән «бәхет хатлары»ның төркиләрдә X гасырда пәйда булганын әйтте

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, галимә Халисә Ширмән мессенджерларга килгән «бәхет хатлары»ның килеп чыгышы төркиләрдә X гасырда барлыкка килгән булуын әйтте.

Борынгы уйгыр язулары арасыннан иң әһәмиятлесе — «Алтын йарук» («Алтын балкыш»). Татар теленә күчерсәк, ул алтын төсендә ялтырап торган күп әйберләрдән өстен булган китап, дип тәрҗемә ителә. Аны күп тапкыр күчереп язсаң, гөнаһларың кичереләчәк дигән ышану булган. Аны изге эш дип санаганнар. Бүген бу гадәт “бәхет хатлары”нда чагылыш таба», — дип аңлатты ул Татар китабы йортында.

Халисә Ширмән хәзерге заманда хатлар алышуны мисал итеп китерде. «Шул-шул хатны ун кешегә җибәрсәң, иртәгә бәхетең артачак», — кебек хатлар әле дә калган. Ул гадәт әле дә сакланган, ә элек зур-зур китапларны күчереп язганнар», — дип чагыштырды галимә.

tatar-inform.tatar/


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр