Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Гомер тәлгәшләре”

30 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әдәбият галиме, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинга 85 яшь тулу уңаеннан “Гомер тәлгәшләре” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Юбилярга Халык язучысы исеме бирү турындагы Татарстан Республикасы Рәисе Указын залдагы халыкка Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде. Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов котлап, “Фәндәге казанышлары өчен” алтын медале белән бүләкләде.Татарстан китап нәшрияты чыгарган ун томлыкның бүләк вариантын шагыйрь Ленар Шәех тапшырды. Язучылар берлегеннән юбилярны рәис урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал тәбрикләде.Шулай ук олуг юбилее белән әдипне котларга Алабуга, Яр Чаллы университеты вәкилләре, Нурлат, Балык Бистәсе районнарыннан якташлары килгән иде. Кичәдә танылган җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Азат Тимершәех, Резедә Шәрәфиева, Индира Илалова, “Сәйдәш” бию ансамбле чыгыш ясады.

Сценарий авторы – шагыйрә, публицист Фәүзия Солтан, режиссеры – Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Чараны Тинчурин театры актерлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова