Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде

26 апрельдә Казанда Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көненә багышланган тантаналы кичәдә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Лауреатларга премияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Татарстан Рәисе Указы белән 2025 елда дәүләт премиясенә лаек булды:

— язучы Рәниф Шәрипов («Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» һ.б. китаплары өчен);

— драматург Мансур Гыйләҗев («Словарь любви» җыентыгы, «Баскетболист», «Игезәк» һ.б. әсәрләре өчен);

— «Иакинф» балеты куелышы өчен Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллиннан торган авторлык коллективы;

— фотограф Рифхәт Якупов (Татарстанда фотосәнгатьне үстергән, «Сабантуй» фотоальбомы өчен).

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов