Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гүзәл Хәбетдинова: «Һичшиксез бергәләп эшләрбез»

Җөмһүриятебезнең көньяк-көнчыгыш районнарында әдәби процессны җанландырып җибәрүгә юнәлтелгән программаны төзү һәм тормышка ашыру — Татарстан Язучылар берлеге, хакимият органнары, «Татнефть» кебек эре предприятиеләрнең уртак эше.

Берлек рәисе, ТР Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова катнашында 10 декабрьдә узган эшлекле очрашуда сүз шул турыда барды.

Исегезгә төшереп үтәбез, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 1963 елда оештырыла. Төрле елларда монда җаваплы сәркатиб булып Әдип Маликов, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар, Нур Әхмәдиев кебек билгеле язучылар эшли.

15 ноябрьдән бүлекне Равил Сабыр җитәкли. Аңа нефть төбәгендә әдәби процессны җанландырып җибәрүгә юнәлтелгән программаны төзү бурычы куелды. Очрашуда ТР Язучылар берлеге рәисе Гүзәл Хәбетдинова белән алда торган максатлар, аларга ирешү юллары турындагы фикерләре белән бүлеште. Әлмәт районы җитәкчесе эшне һичшиксез бергәләп алып барырга кирәк, дип белдерде.

Соңрак Казан кунагы Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән очрашу уздырды. 12-13 декабрьдә Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы нигезендә куелган «Явыз» спектакле премьерасы көтелә.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси