Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г.Тукай музеенда Мөдәррис Әгъләмнең тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби кичә оештырыла

2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмов тууына 75 ел тулуга багышланган “Тукайдан хатлар” дип исемләнгән әдәби кичә оештырыла.

Г.Тукайның әдәби музеенда “Тукай премиясе лауреатлары” циклыннан төрле чаралар еш уздырыла: бу әдәби-музыкаль кичәләр, очрашу һәм хәтер кичәләре, концерт һәм лекцияләр. Татарстанның халык шагыйре, трибун-шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка багышланган әдәби-музыкаль кичәнең Тукай елына туры килүе аерым мәгънәгә ия. Кичәнең исеме дә, ике шагыйрь рухын хат-шигырь аша бәйләп, бүгенге тамашачы күңелендә озакка калыр.

Музейда Мөдәррис Әгъләмов исеме һәр экскурсия саен яңгырый. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына багышланган “Тукайның рухи дөньясы” залында М. Әгъләмовның китабы куелган. Лауреатлар турында сөйләгәндә экскурсовод китапның авторы – Мөдәррис Әгъләмов исемен атый һәм авторның “Тукайга эндәшү” шигыреннән соңгы юлларны укый: “…Хәзергә хуш әле, Тукай, Сүнмәгән әле утың…”.

Мөдәррис Әгъләмов 1946 елда Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туа, яшьли ятим калып, апасы Рәсимә кулында тәрбияләнә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, 1968-73 елларда Тукай районы Яңа Гәрдәле мәктәбендә тарих укыта, Чаллы шәһәре халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуын исәпләмәгәндә, профессионал язучы булып бары иҗат белән генә шөгыльләнә.

Шигырьләрне Мөдәррис Әгъләмов мәктәп елларында яза башлый, 1959 елдан башта район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстан балалар матбугатында даими басыла. 1968 елда “Казан утлары” журналында дөнья күргән “Еракка китеп кара” исемле шигырьләр бәйләме Х.Туфан, С.Хәким кебек шагыйрьләрнең мактавына лаек була. 1970 елда “Кыңгырау” дигән китабы басыла. Китап укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, шагыйрь исеме шул вакыттан рецензия, әдәби мәкалә, докладларда еш ишетелә. 70-80 елларда публицистик яңгырашлы озын шигырь, баллада һәм поэмалар, шул исәптән “Тукайдан хатлар” поэмасын, иҗат итә.

1991 елда шагыйргә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. “Киләчәккә кайту” һәм “Мин әйттем…” шигъри китаплары өчен 1992 елда Г.Тукай премиясенә лаек була. 2006 елда вафат була.

Кичәдә галимнәр Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, шагыйрә Нәҗибә Сафина, Г. Камал ис. Татар Дәүләт академия театры артистлары Илнур Закиров, Динә Закирова чыгыш ясаячак.

Г. Тукай әдәби музее: 843 590 86 67


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр