Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең студентлары Илсөяр Иксанова белән очрашты

29 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган татар әдәбияты көннәре атналыгы кысаларында шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең рәис урынбасары Илсөяр Иксанова белән очрашты.

Очрашуда шагыйрә үзенең иҗаты белән таныштырды. Әдәбият, яшьләр иҗаты һәм, әлбәттә, барыбызны да борчыган туган тел һәм җанисәп мәсьәләсе хакында да сөйләшүләр булды. Кичәдә филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинованың катнашуы аны тагын да җанландырып җибәрде.

Кичә азагында студентлар шагыйрә Илсөяр Иксановага иҗади уңышлар теләде, һәм, мәгънәле очрашу оештырган өчен татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага рәхмәтләрен җиткерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр