Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гәрәй Рәхим якут халкына Якут шигърияте антологиясен чыгарырга тәкъдим итте

Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхим Якут шигърияте антологиясен яңартып чыгару тәкъдимен әйтте. Бу хакта ул татар һәм якут антологияләре тәкъдим итү кичәсендә әйтте.

«Татар халкы язма шигъриятенең борынгы тарихы бар, шулай ук Казанда беренчеләрдән булып басма нәшриятлар барлыкка килә. Татар шигъриятенең беренче антологиясе 1956 елда, икенчесе 1992 елда нәшер ителде. Шуңа күрә якут халкына бөек якут шигъриятен туплап, аны китап буларак чыгарырга киңәш итәм. Якут шигърияте моңа лаек», — дип чыгыш ясады ул.

Искәртеп үтик, Якутия шигърияте антологиясе 1967 елда нәшер ителгән булган.

«Мисал өчен, беренче татар антологиясенә борынгы әсәрләрнең күбесе кертелмәде, бу сәясәт белән бәйле. 1992 елдагы антология минем мөхәррирлектә ике том булып эшләнелде. Шөкер, татарлар арасында да яшь талантлы шагыйрьләр күп. Безгә дә яңа — өченче антологияне чыгарырга вакыт җитте, кырык ел диярлек үтте», — дип йомгаклады ул сүзен.

tatar-inform.tatar/Зилә Мөбәрәкшина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр