Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне узды

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының “Мирасханә” Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Әлеге чара кысаларында кунаклар язучыларның “Мирасханә” фондларында сакланган шәхси архивлары белән таныштылар. Шулай ук күренекле язучы Гариф Ахунов, язучы, журналист Җәмит Рәхимов һәм танылган әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның шәхси архивларын рәсми рәвештә тапшыру һәм “Мирасханә” тарафыннан аларны кабул итү булды. Чарада Татарстан Язучылар берлегеннән Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова, Дания Заһидуллина, Хатыйп Миңнегулов, Әлфәт Закирҗанов, Наилә Ахуновалар катнашты.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм