Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең урыны билгеле булды

Бүген 9 гыйнварда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды. Юбилей хөрмәтенә Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алу тантанасы узды.

«Бүген республиканың иҗат әһелләре һәм барлык халкы өчен истәлекле көн. Быел без елның беренче мәдәни чарасында, мәрәсимендә катнашабыз дия алабыз. Шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган чаралар бүгенге көн белән генә чикләнмәс», – дип сөйләде чәчәкләр кую тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул күренекле шагыйрьгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны билгеләнүен дә хәбәр итте. Һәйкәл Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачак.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал һәйкәл проектын күрүен һәм аның бик матур булуын әйтте. «Анда Фатих Кәрим хәрби киемнән. Ул Яшьләр үзәге каршысына куелса әдәбиятыбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур эш булыр иде. Ул Фатих Кәримгә генә түгел, барлык солдатларга зур һәйкәл булыр иде», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин искә алу чараларының Башкортстанда да, шагыйрь һәлак булган Калининград өлкәсендә дә үткәрелүен хәбәр итте.

Чәчәкләр кую тантанасы ТР Милли музеенда Фатих Кәрим иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичә һәм экскурсия белән дәвам итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова