Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәннәр академиясендә профессор Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачтылар

Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты, Татар энциклопедиясе институтының беренче директоры Мансур Хәсәнов истәлегенә Фәннәр академиясе бинасында мемориаль такта ачылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, галимнәр, язучылар катнашты.

Тантаналы чарада Мансур Хәсәновның улы Булат Хәсәнов та катнашты. Ул мемориаль такта ачуга ярдәм күрсәткән Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе, мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага зур рәхмәтен белдерде.

Мемориаль тактаның авторы — скульптор Тимофей Тюрин. Чарага килгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Мансур Хәсәнов истәлегенә багышланган мемориаль тактага чәчәкләр салды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова