Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Екатеринбургта Муса Җәлилгә бюст ачылды

Екатеринбургның Халыклар дуслыгы паркында тантаналы рәвештә Муса Җәлил бюсты ачылды.Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Герое Дамир Йосыпов, Свердловск өлкәсенең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов, Татарстанның Урал федераль округында даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, өлкә һәм шәһәр депутатлары, Екатеринбург татарлары, Казаннан килгән тарихчылар катнашты.

«Тормыш татарларга Россиядә Калининградтан Ерак Көнчыгышка кадәр яшәргә насыйп иткән. Свердловск өлкәсендә 150 меңгә якын татар бар. Муса Җәлил бюстын булдыру турында фикер күптән бар иде. Өлкә җитәкчелеге белән бу мәсьәлә хәл ителеп, Екатеринбург Җәлил бюсты куелган шәһәрләр санын арттырды», — диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсенә Муса Җәлилнең ике бюсты кайтартылганын әйтте.  Икенче сын Җиңү көнендә Серов шәһәрендә куелачак.

«Урал татарлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Суфыя Таминдарова Муса Җәлил бюстын ачуны Екатеринбург татарлары өчен тарихи вакыйга, дип атады, чөнки бу Свердловск өлкәсендә татар шәхесенә куелган беренче һәйкәл булган.

Герой-шагыйрьнең бюсты – Казан бүләге. Аны Санкт-Петербургта койганнар. Авторы — сынчы Венера Абдулина.

Суфыя Таминдарова сүзләренчә, Екатеринбургта Муса Җәлилгә бюст куюны хакимият белән килештерү һәм сынны ясау өчен ярты елга якын вакыт үткән. Моңарчы бу мәсьәлә 36 ел буе хәл ителә алмаган.

«Хәзер шәһәрнең берәр урамына Габдулла Тукай исеме бирү өчен тырышачакбыз», — диде Суфыя Таминдарова.

Хәйдәр Гыйльфанов Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов Герой-шагыйрьнең бюсты Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсенең дуслыгы да, төбәктә милләтләр дуслыгы да символы буларак сакланачагын әйтте.

Россия Герое Дамир Йосыпов мәйданга җыелган халыкка Муса Җәлилнең батырлыгы турында сөйләде һәм бу сынны Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында хәтер булып торачагын әйтте.

Кызыл тасма киселгәннән соң, Татарстаннан килгән кунаклар паркта алмагачлар да утыртты.

“Татар-информ” Рифат Каюмов


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева