Август аеның ахырлары иде бугай… Иртә белән йокыдан уянгач, узган ел арабыздан кинәт кенә китеп барган киң күңелле, түбәнчелекле, тырыш, булдыклы, күпкырлы, ару-талуны белмәүче тынгысыз җан, журналист, рәссам, язучы, шагыйрь кадерле Дания апам Гайнетдинне юксыну хисе йөрәгемне биләп алды…
Күңелем тулды, күзләремә яшьләр тыгылды һәм үзалдыма: “Күптән инде Дания апамның якты истәлегенә язасым килә дип йөри идең, күңелеңне бушатмыйча җаныңа тынычлык таба алмаячаксың”, дидем дә, аның хакында кичекмәстән язарга ният кылдым. Ә сентябрьнең унберләрендә бик каты авырып киттем. Шулай авырып ятканда, 19 сентябрь көнне төшкә таба, Татарстан радиосының легендар дикторы, Дания апам белән 33 ел (1991-2024) бергә эшләгән, аның бик якын кешесе, хөрмәтле Тәлгать абый Хәмәтшиннән ватсабыма хат килеп төште.
Дания апамның вафатына 21 октябрьдә бер ел тула бит. Шул уңайдан ул аның рухын шатландырырга теләп, “Татарстан яшьләре” газетасына мәрхүмәнең “Күңел бушанулары” дип аталган чәчмә әсәреннән өзек урнаштырырга тәкъдим иткән һәм шунда өстәп куйган: “Назилә ханым (газетаның хатлар бүлеге мөхәррире – автор), шуңа хәер-фатихагызны бирсәгез, мин Фатиһ Кутлудан бик җылы сүз башы язуын сорар идем”, дигән. Нәшрияттан уңай җавап кайткач, Тәлгать абый бу язуны миңа җибәргән… Үзалдыма:“Башка беркемгә түгел, бу тәкъдим сиңа гына ясалгач, димәк, күңелеңдә йөрткәннәрне язарга Ходайдан вакыт җиткән”, дидем. Тәлгать абый миңа мәшәкать булмасын өчен: “Фатиһ, бит ярым, күп дигәндә, ике бит җитә”, дигән. Мин, әлбәттә, бу тәкъдимне бишкуллап кабул иттем. “Миңа вакыт кына бирсеннәр. Мин Дания апам турында бит ярым, ике бит язу белән генә канәгатьләнмим. Миңа күңелемне бушатырга кирәк. Ничә бит килеп чыгар – әйтүе кыен”, дигән җавабыма Тәлгать абый бик сөенгән һәм газета нәшрияты белән яңадан сөйләшкән дә: “Күңелең кушканча яз рәхәтләнеп, курыкма сыймас дип, басмаслар дип, яз иркенләп”, дип җавап бирде.
Шуннан соң үзем дә Аллага тапшырып, Аның ярдәмен сорап, ашкынып, җиң сызганып Дания апамның газиз рухына багышлап хәтердә калганнарымны кәгазьгә төшерергә керештем.
Бу язманы язу дәртен кабызып җибәргән өчен Тәлгать абыйга олы рәхмәтемне белдерәм!
Автор
2012 елда Төркиянең Анкара шәһәрендәге “Һәҗә” журналы фәкыйрегезгә: “Хәзерге заман татар хикәяләренә багышланган махсус сан әзерлибез. Безгә 10 язучыдан берәр хикәя тәрҗемә итеп җибәрә алмассызмы?” дигән мөрәҗәгать булды. Бу хакта фикерләшергә Батулла абыйның ишеген шакыдым. Ул миңа әдәбият галиме, тәнкыйтьче, хөрмәтле Әлфәт абый Закирҗанов белән киңәшләшергә тәкъдим итте. Аның янына “Казан утлары” журналына барып гозеремне әйттем. Берничә көннән исемлекне төзеп тә бирде Әлфәт абый. Әлеге исемлектә Дания апа Гайнетдин дә бар иде. Аның “Бәхет яшьләре” хикәясен тәрҗемә иткән вакытта үзе белән якыннанрак аралаша башладык без. Минем бәхетемә булды инде ул “Бәхет яшьләре…”
Дания апамның әлеге хикәясе алга таба “Хәзерге заман татар әдәбиятыннан сайланма хикәяләр. Тавышсыз курай” дип аталган җыентыкта да урын алды. Ул китап Әлфәт абый Закирҗановның кереш сүзе белән 2013 елда “Бәнгү” нәшриятында дөнья күрде.
Өебезнең кадерле кунагы
Изге Рамазан ае безнең өйдә аеруча зур бәйрәм! Гөлшатым оста ашчы, киң күңелле, кунакчыл хуҗабикә. Ураза ае– кунак ае бездә. Өебезне каләмдәшләребез нурландыралар. Дания апабыз тора-бара гаиләбезнең кадерле кунагына әверелде… Ул безгә диктофон белән килеп Равзабыз(Рауза исеменең төрекчә варианты) белән әңгәмәләр корып, аны җырлатып, Татарстан радиосының “Көмеш кыңгырау” сәхифәсенә урнаштыра иде. Балалар күңеленә ачкыч таба белә иде шул Дания апам.
2016 елның декабрь ае иде. Өйгә кайтканда почта тартмасын ачып карасам, 10 яшьлек Равзабызга хат килгән… Кемнән диген әле– Кыш Бабайның үзеннән… Хатны Равзага тоттыргач, аптырап китте сабый. Тиз генә ачып укырга тотынды. Компьютерда җыелган берничә битлек хат иде ул. Кыш Бабай анда Равзага киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бирә. Равза, хатны укып чыккач: “Әтием, каян белгән ул минем бөтен тормышымны?!” дип шаккатты. Яшерен-батырын түгел, моңа мин дә аптырадым. Аннары гына ачыкланды– “Кыш Бабаебыз” Дания апабыз икә-ә-ән…
Шул ук елның 28 декабрендә Дания апам шалтыратып: “Фатиһ, сезгә кич белән сәгать алтыда Кыш Бабай белән Кар Кызы килә”, дигәч аптырап калдым. “Юк, Дания апам, кирәкми!” дип әйтүемә карамыйча: “Сәгать алтыда өйдә булыгыз!” дип төрепкәне куйды. Ул балаларыбызны ихлас йөрәктән сөендерергә тели иде, күрәсең. Ә бүген Равзаның да, Ихсанның да бассейн көннәре. Әниебез алар белән сәгать алтыга өлгерергә тырышачак иде. Мин ике яшьлек Айшәбез белән кунакларыбызны каршы алырга өйдә калдым. Безнекеләр алардан алда кайтырга бик тырышсалар да, булдыра алмадылар. Автобус вакытында килмәгән, такси чакырганнар – ул да соңга калып килгән…
Ярар, төп-төгәл сәгать алтыда ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Ачсам, өстенә яшел чапан, кулына яшел таяк, яшел капчык тоткан “мөселман” Кыш Бабае белән Кар Кызы каршымда басып тора (Дания апам безгә махсус шундый Кыш Бабай тапкан). Кыш Бабай: “Әссәләәмүгаләйкүм!” дип сәлам бирде. “Вәгаләйкүм әссәәләм!” дип җавап кайтарып, өйгә уздырдым. Безнекеләр ун минуттан кайтып та җиттеләр. Равза, Ихсан, аларны күргәч, шаккаттылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы Равзадан бер җыр җырлавын сорады. Бүләкне бушка гына бирмиләр икән. Ярый әле, Равзабыз мәктәбендә “алтын тавышлы” дип йөртелгән бала. Сәхнә тәҗрибәсе зур, бер дә ялындырмыйча, “Әнкәмнең догалары”н җырлап бирде. Кунакларыбыз Равзаны сокланып тыңладылар. Ахырдан алкышлап: “Бик матур җырлыйсың икән!” дип мактап та алдылар. Мин: “Әйдә, кызым, бер төрек җырын да җырлап күрсәт инде”, дидем. Анысын да җырлап бирде. Кыш Бабай яшел капчыгыннан күчтәнәчен чыгарды да, Кар Кызы белән бергә изге теләкләр теләп, Яңа ел бәйрәмен котлап Равзага бирделәр. 7 яшьлек Ихсаныбыз Яңа ел турында шигырь сөйләде, ул да бүләкле булды. Ә 2 яшьлек Айшәбез кунакларыбыздан куркып елап, әнисенә ябышкан иде. Матур гына “елаганы” өчен аңа да бүләк эләкте. Кыш Бабай безгә: “Ә сез нинди җыр җырлыйсыз?” диде. Безне дә бүләкле итәселәре килә иде, ахры. Без Гөлшатым белән “Ай, былбылым” һәм бер төрек җырын җырлап биргәч: “Карале, болар җырчы гаилә икән бит!” уйладылар, бугай. Кыш Бабай безне дә мактап яшел капчыгыннан хөрмә җимешләре өләште. Бу гаиләбез тарихында мәңге онытылмаслык вакыйга булды!
Аһ, Дания апам, син нинди киң күңелле, нинди юмарт кеше идең…
Балаларыбызның яраткан апасы безгә зур бүләкләр күтәреп килә иде – күз нурларын түгеп, оста куллары белән ясаган кәртинкәләрен алып… Майлы буяулар белән эшләнгән табигать күренешләре, чәчәкләр, ат, колын сурәтләре… Ул табигатькә гашыйк җан, болар аның “күңел бушанулары” иде. Ул бүләкләр инде аңардан безгә истәлекләр булып кына калды….
Равзабыз тугызынчы сыйныфтан соң дизайнерлыкка укырга кергәч, Дания апабызның ничек шатланганын күрсәгез иде!..
“Татарстан дулкынында”
Дания апамның “Татарстан дулкынында” дип аталган “көймәсенә” утырып сәяхәткә чыга башлаганга 15 еллап вакыт үткән икән. Әлеге сәяхәтебез татар әдәбияты классигы, йөзек кашы Аяз ага Гыйләҗевнең фәкыйрегез тәрҗемәсендә “Өч аршын җир” повесте Төркиядә басылып чыкканнан соң башланды. Дания апам татар язучылары әсәрләренең чит илдә басылып чыгуына ихластан куана иде. “Өч аршын җир” икенче мәртәбә дөнья күргәч, 2011 елның 15 мартында, әлеге шатлыклы хәбәрне халыкка җиткерер өчен, мин студиядә аның кунагы булдым. Һәм алга таба яңа әсәрләр тәрҗемә иткән саен әлеге тапшырулар дәвам итте. Әлбәттә, минем радиода Дания апамның кунагы булуым тәрҗемә әсәрләр белән генә чикле түгел иде. Әдәби журналларда басыласы язмаларым чыгар алдыннан да студиягә килә идем. Сер түгел, минем язмаларыма исем табу осталыгым юк. Менә бертуганнар шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов белән Камал театрының күренекле артисты Илдус Әхмәтҗановның әтиләренең беренче хатыны төрек кызы Әминә ана турындагы язмама да исемне Дания апам сайлап бирде. Ул аны “Еллар кайтавазы яки бер сәфәр” (Еллар кайтавазы яки бер сәфәр: Безнең мирас. – 2016. –№ 11. – Б. 106–111; № 12. – Б. 104–107) дип атаган иде.
Дания апам мәңгелеккә күчкәннән соң, радиога барганым булмады. Күптәннән инде минем ул студиягә барып, Дания апамның кунагы булган чакларны искә төшереп, шунда язып утырасым килә иде. Менә шушы юлларны язган мизгелләрдә үзалдыма: “Тукта әле, хәзер хөрмәтле Тәүфыйк абый Сәгыйтовка (Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары) шалтыратып, гозеремне әйтим. Ул олы җанлы, кече күңелле шәхес, һич шигем юк, бу үтенечемне кире какмас”, дип әйтеп куйдым да: “Юк, ял көнендә олы кешене борчып тормыйм әле”, дидем аннары. Сәгать өчләр тирәсендә телефоным шалтырый башлады. Экранга карасам, Тәүфыйк абыйның исемен күрдем. Күптән инде хәбәрләшмәгән Тәүфыйк абыйның ял көнендә шалтыратуына сөенеч катыш гаҗәпләнеп төймәгә бастым.
Сәлам, Фатиһ дус! Берничә сәгать элек радиодан “Варисларга васыять” тапшыруының Аяз Гыйләҗевкә багышланган чыгарылышы булды. Анда синең дә бик мәгънәле чыгышың яңгырады. Синеке миңа аеруча ошады. Син аны үзең тыңладыңмы соң? дигәч аптырап киттем.
– Юк, Тәүфыйк абый, мин белмәдем, ишетмәдем дә бу хакта, дигәч:
– Сиңа җомга көнне хәбәр итәргә тиешләр иде бит, кара син аны… Алайса, мин хәзер ул язманы ватсаптан сиңа салам, тыңлап чыкканнан соң миңа шалтыратырсың, көтеп калам, яме, дип телефонны куйды.
Телефоныма 47 минут та 45 секундлык әлеге язма килеп төште. Бик мәгънәле, эчтәлекле язманы тыңлаганда үземнең чыгышымны эзләп таптым. Мин аны бөтенләй онытканмын. Бу минем Аяз аганың “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повестен тәрҗемә итеп бетергәннән соң Дания апамның кунагы булган тапшырудан өзек булып чыкты. 2017 елның азагы булса кирәк. Мин әлеге повесть турында ялкынланып, тәфсилләп анализлап сөйлим… Үзем дә шаккаттым моңа. Мин ул фикерләрне беркайда да теркәмәгәнмен. Ярый әле, Дания апам сөйләткән үз вакытында. Радиодагы бу язмадан бик матур мәкалә килеп чыгар иде дип уйладым. Киләчәктә язасы булыр әле.
Хикмәте Хода! дими, ни дисең бу хәлгә. Мин радиода Дания апамның кунагы булган вакытларны язмамда телгә алган мизгелләрдә 2017 елдагы әлеге чыгышым радиодан кабат яңгырый…
Тапшыруны тыңлаганнан соң, Тәүфыйк абыйга шалтыратып, үземнең чыгышымны гаҗәпләнеп, шаккатып тыңлаганымны әйттем дә, студиягә килеп язып утыру теләгемне җиткердем. “Кайчан вакытың була, әйтерсең, студиянең буш чагын карарбыз да, шунда кереп язып утырырсың”, диде.
Тәмам савыккач, радиога барырга ниятләдем.
Җир тетрәвендә газиз әнием һәлак булганнан соң…
2023 ел, 6 февраль… Гомеремнең иң хәсрәтле, иң авыр, иң кайгылы көннәре булды ул көннәр… Минем кайгымны йөрәге аша үткәргән якын кешеләремнең берсе дә Дания апам булды…
Газиз әниемнең җансыз гәүдәсе өч көннән соң җимереклекләр астыннан табылып җир куенына тапшырылгач: “Фатиһ, мин көн саен әниең Шүкран ханым рухына догалар укып ятам. Күз алдыма нурлы йөзе килеп баса…” дия иде.
Дания апамның студиясенә кунак булып соңгы тапкыр Татарстанның халык артисты Флера апа Сөләйманованың вафатыннан соң “Әниемә” җырының минем тормышыма бәйле тарихын яздырырга барган идем. 2023 елның 27 сентябре иде бу. Тапшыруның ахырында бөтен көчемне җыеп “Әниемә” җырын башкардым. Ул тапшыру минем дә, тыңлаучыларның да күңеленә уелып калды. Шулай итеп, студиядә соңгы тапкыр булсам да, очрашуларыбыз алга таба да дәвам итте. Телефоннан озаграк шалтыратмый торсам: “Шалтыратмыйсың, Фатиһ, сине югалттым бит”, дип яза иде. Ә соңгы тапкыр без аның белән 2024 елның 26 мартында төрек кафесында Нәсим абый Акмал, Миңназыйм абый Сәфәров дүртебез бергә ифтар мәҗлесендә булдык…
Гомерлек үкенеч…
2024 елның август ахырларында беренче китабымны чыгару хәстәренә керешеп йөргән мәлләрдә, миңа 50 яшь тулу уңаеннан Дания апамнан да бер язма сорап мөрәҗәгать иткән идем. Ул иң беренче кеше булып 6 сентябрь көнне ватсапка: “Хәерле, имин җомга иртәләре белән! Язманы җибәрдем, укыгач, бер хәбәр бирерсең әле”, дип язды. “Ихлас дуслык дәвам итсен”, дип атаган ул язмасын… Ихлас йөрәктән чыккан, риясыз язма иде ул…
Соңгы ике елның Рамазан айларында Дания апам белән кафеда каләмдәшләребез белән авыз ачсак та, аны өебезгә үзен генә чакырып кунак итәсебез килә иде. Хәләлем Гөлшат, балалар, бигрәк тә Равзабыз аеруча сагынган иде Дания апасын… Яшерен-батырын түгел, Дания апамны сыйлау җиңел эш түгел – ризыкларны сайлап кына һәм аз-азлап кына ашый иде ул. Шуңа күрә башкалар алдында аңа читенрәк була иде, күрәсең. Шуны истә тотып былтыр сентябрь башларында шалтыратып: “Дания апам, балалар, Гөлшат барыбыз да сине бик сагындык. Бу юлы үзеңне генә чакырабыз һәм менюны үзең төзерсең. Син яраткан ризыклардан гына торган табын әзерләргә җыенабыз. Сине эшеңнән машина белән килеп алам да, бездә күңелле генә ашап-эчеп утырганнан соң өегезгә кайтарып куям Аллаһ боерса”, дигәч, бер дә каршы төшмәде. Безнең йортта бергәләп сөйләшеп утыруны үзе дә сагынган икән. “Ярар, борчылма, килермен. Вакыт табарбыз аның өчен. Диктофонымны да алырмын үзем белән”, диде.
Әлеге хыялны чынга ашырыр өчен, атна саен ниятләп тордым. Сентябрь ае да үтеп китте. Каенатам ике ел инде яман шеш белән авырый иде. Соңгы вакытта хәле көннән-көн начарая барды. Хастаханәгә салганнар. Ә 13 октябрь көнне Чаллыдан кайгылы хәбәр килеп иреште. Без тиз генә җыенып, Чаллыга юл тоттык. 14 октябрь көнне мәрхүмне туган ягына – Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына алып кайтып җирләдек. Урыны җәннәттә булсын, риясыз, изге күңелле кеше иде мәрхүм. Ул мине үзенең газиз баласы кебек якын күрә иде, “минем иң яраткан төрек киявем”, дип һәрвакыт аркамнан сөя иде.
15 октябрьдә Казанга кайттык. 18 октябрьдә Язучылар берлеге рәисе Ркаил абый Зәйдулла шалтырата: “Тукай клубында казакъ телендә дөнья күргән “Хәзерге заман Татар хикәяләре антологиясе” китабын тәкъдим итү була. Килеп бер җыр җырласаң, яхшы булыр иде, Фатиһ бәй”, дигәч: “Ркаил абый, үзегез беләсез, кайгылы көннәр безнең. Бер дә җырлыйсы килеп тормый бит әле…” “Килеп утырсаң да риза, хәсрәтле җыр җырласаң да ярый. Килсәң, бик шат булыр идем”, дигәч: “Ярар, алайса, киләм, Ркаил абый”, дидем.
Тамашачылар залында утырганда “Әниемә” җырын җырларга сәхнәгә Базарбай Бикчәнтәев күтәрелде. Аның янәшәсендә казакъ кешесе дә бар иде. Базарбай җырлый башлагач, мин, түзә алмыйча, утырган урынымда аңа кушылып җырлый башладым. Базарбай мине күреп алды да, яныма ук килеп кулымнан тартып сәхнәгә алып менде. Шул минутта казакъ кешесе бер куплетын казакъча җырлый башлады. Базарбай: “Үрелеп алырга җитмәде буйларым…” дигәндә, мин микрофон янына килеп бастым да, аңа кушылып җырлый башладым. Ә ул шундук җырлаудан туктады һәм калганын үземә җырлап бетерергә туры килде. Шулай итеп, сәхнәдә татар, казакъ һәм төрек кешесе бергәләп “Әниемә” җырын башкарды. Һәм мин ул видеоязманы шул ук көнне, ягъни 18 октябрьдә Дания апамның ватсабына салдым…
Ярар, без 19 октябрьдә каенатамның җидесен үткәрергә Чаллыга каенанам янына кайттык. 20се көнне Коръән ашын уздырганнан соң егерме берендә Наратлы Кичүгә киттек. Анда телефон тотмый. 22 октябрьдә төштән соң Чаллыга кайткач, ватсабыма карасам (сәгать дүртенче яртылар тирәсе иде) Нурания апа Җамалидән кичә хәбәр килгән: “Язучы, балалар шагыйре, журналист, рәссам, Татарстан радиосының балалар тапшырулары мөхәррире Дания Гайнетдин арабыздан китеп барган. Урыны җәннәттә булсын”, дигән юлларны укыгач, өнсез калдым, һәммәбезне дә аяз көндә яшен суккандай булды… Якын кешеңне һич тә көтмәгәндә югалту хәбәре безгә бик авыр булды. Шул минутта ук: “Менә чакырам, чакырам дип йөрдең… Бу эшне суздың да суздың… Ниятләгән эшеңне кичектермәстән гамәлгә ашырырга кирәк икәнлекне һаман аңламыйсың. Китеп барган бит Дания апаң… Үзе дә бик теләгән иде югыйсә шул очрашуны”, дип, үземне битәрләп бик каты үкенеп куйдым. Терсәкне тешләп булмый шул хәзер… Ярый әле, китапка дигән язманы сорап алганмын! Ярый әле, аны өлгертеп җибәргән, дидем. “Ихлас дуслык дәвам итсен” дигән бу язма мәрхүмәнең иң соңгы язмасы, дуслыгыбызның ихлас икәнлегенең дәлиле булып калды…
Дания апам мин катнашкан соңгы тапшыруда 2023 елның 27 сентябрендә миннән “Әниемә” җырын җырлатып халыкка ирештергән булса, вафатына өч көн кала, 2024 елның 18 октябрендә минем башкаруда Тукай клубы сәхнәсендә яңгыраган һәм аның үзенә дә җибәргән әлеге “Әниемә” җыры аңа миннән истәлек булып кына калды… Мин тиз генә Тәүфыйк, Нәсим абыйларга шалтыратып, Татарстан радиосының олы кайгысын уртаклаштым. Дания апам бүген Теләче районында туган авылы Олы Тиләҗедә җирләнгән икән. Мин аны соңгы юлга озатырга бик теләп кайткан булыр идем дә бит… Мәрхүмәнең кызы Лиана ханымның телефон номерын сорап алдым да, әниләрне югалтуның никадәр ачы хәсрәт икәнен күптән түгел генә үзем татыган кеше буларак, шалтыратып олы кайгысын уртаклаштым. Ходай Тәгалә күркәм сабырлык бирсен үзенә, балаларына, дусларына, безгә…
Студиядә берүзем утырып…
25 сентябрь көнне Тәүфыйк абыйга шалтыратып: “Иртәгә сәгать сигезләрдә Татарстан радиосына килеп Дания апам белән тапшырулар яздырган истәлекле мизгелләрне яңартасым килә, мөмкинме?” дидем. “Ярар, кил, Фатиһ бәй, көтеп калам”, диде Тәүфыйк абый. Мин иртәгә радиода булганнан соң Дания апамның каберенә Олы Тиләҗегә барырга да ниятләдем. Шул уңайдан аның кияве Айнур әфәндегә бүген шалтыратып, анда ничек барасын, каберен ничек табасын белешеп куйдым…
Кичә сөйләшкәнчә, бүген иртә белән радиога барырга юлга кузгалдым…
Шамил Усманов урамына килеп җиттем… Шлагбаум күтәрелде… Кереп киттем… Машинадан төштем… Салмак кына адымнар белән атлап барам… Анда ишек катында Дания апам мине көтәргә тиеш… Юк, ялгышканмын… Акрын гына баскычтан төшәм… Аякларымны сөйрәп кенә атлыйм… Студия ишеген ачтым… Үз урыныма барып утырам… Алдымда – дәфтәр, кулымда– каләм… Яза башлыйм…
Дания апам мин хәзер радиода… Минем белән ничә мәртәбә әңгәмә корган студиядә – мине һәрвакыт алып кергән бүлмәдә… Ләкин мин бүген берүзем… Мин үз урындыгымда утырам, алдымда – микрофон… Синең алдыңда да микрофон бар, ә урының буш тора… Син булмагач, бу юлы мин сөйләмим. Телем дәшми. Аның каравы, каләмем телгә килә… Күз алдымда син… Тапшыруларны яздырган мизгелләр…Тавышың колагымда яңгырый… Эх, ул минутларны берочтан видеокамерага да яздырасы калган дим…
Синсез ямансу бүлмәдә… Күңел сине юксына… Күңелдә – сагыш, ә күзгә яшьләр тула…
Мин акрынлап кузгалам… Сине зиярат кылырга кабереңә – туган авылыңа ашыгам. Сине, Дания апам, соңгы юлга озатырга килә алмадым бит… Каберең янында синең белән серләшәсем, күңелемне бушатасым килә…
Дания апам кабере янында
Студиядән чыккач, Тәүфыйк абыйның эш бүлмәсенә кереп рәхмәт әйттем дә:
– Мин хәзер Дания апамның каберенә Олы Тиләҗегә барам.
– Ә синең анда булганың бармы соң?
– Юк, Тәүфыйк абый.
– Ә ничек табарга уйлыйсың?
– Мин кичә киявенә шалтыратып белештем. Ул миңа ничек барырга, ничек табарга икәнен барысын да язып җибәрде.
– Юк инде, син адашып йөрерсең анда. Тукта әле, мин хәзер Теләче район газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗинга шалтыратам. Бик әйбәт егет ул. Теләчедә туп-туры аның янына керерсең, ул сине Дания апаңның каберенә алып барыр, яме.
– Юк, кирәкми, Тәүфыйк абый. Кеше борчып йөрисем килмәгән иде. Навигатор дигән нәрсә бар бит. Борчылмагыз минем өчен, табармын Аллаһ боерган булса.
– Юк, алай ярамый, Фатиһ бәй, диде дә, Ленар әфәндегә шалтыратып хәлне аңлатып бирде.
Без Ленар әфәнде белән телефоннарны алыштык та, мин, навигаторны көйләп, Теләче район үзәгенә таба юлга чыктым. Сәгать ярым чамасы барасы икән. Нәкъ әйткән вакытта барып җиттем дигәндә, Шармаш дигән авылга килеп кердем. Монда интернет тотмый, навигатор эшләми. Адаштым… Нәкъ шул вакытта Ленар әфәнде шалтырата. Кайда икәнлегемне әйтеп биргәч: “Кире борылып, туп-туры 8 чакрым барыгыз, мин хәзер юлга чыгам. Сезне Шармаш борылышында каршы алам”, диде. Без шунда күрешеп таныштык. Чыннан да, бик ачык йөзле егет икән. “Кузгалдык, минем арттан калмагыз”, диде. 6 чакрымлап барганнан соң Олы Тиләҗе авылына җитәрәк, сулъякка борылып кереп, тагын берничә чакрым бардык. Борылышта зират барын күрсәтә торган язу юк иде. Мин, чыннан да, үзем геән зиратны таба алмаган булыр идем. Ярый әле, Тәүфыйк абый шалтыратып Ленар әфәндегә әйткән, рәхмәт яусын инде аңа!
Мин үзем белән ике урындык алган идем: берсе – утырырга, икенчесенә дәфтәр куеп язарга һәм видеокамера белән өчаяк.
Без зиратка керәбез. Дания апамның кияве Айнур әфәнденең өйрәтеп язганнары да булышты: “Зиратка кергәч, ахырга кадәр туры барасы, сулга борылгач, дүртенче рәт булырга тиеш. Зәңгәр төстәге чардуган, ташында исеме язылган”.
“Таптым!” диде Ленар әфәнде… Каберен күргәч, йөрәгем кысылып куйды… Үз эшләрен ташлап, миңа Дания апамның каберен табып биргәне өчен Ленар әфәндегә рәхмәтләр әйтеп, саубуллаштым да, кабер янында ялгызым гына калдым… Догаларымны укып, мәрхүмәнең рухына багышлаганнан соң, кулыма каләм алдым.
“Әссәләәмүгаләйкүм, Дания апам!
Ниһаять, килдем кабереңә… Кинәт кенә арабыздан китеп бардың… Күңелләребезне хәсрәткә салып мәңгелеккә күчтең. Кичер мине, сине соңгы юлга озатырга килә алмадым… Шуңа кабереңә килмичә җаныма тынычлык таба алмадым. Аллага шөкер, изге җомга көнендә морадыма ирештем…
Хәтерлисеңме, узган ел 50 яшем тулу уңаеннан “Ихлас дуслык дәвам итсен” дигән бик самими котлау язган идең. Мин аны бары тик туган көнеңдә сине искә алу хөрмәтенә “Казан утлары”ның быелгы 1нче санында бастырып чыгардым. Ул синең иң соңгы, бәхилләшү язмаң булган икән…
Исеңдәме, Дания апам, кызым Равза дизайнерлыкка укырга кергәч ничек шатланган идең?! Ул да, минем шикелле, рәссам, сәнгать кешесе була дип бик сөенгән идең. Равза быел колледжны тәмамлады!
Синең белән бер сөенечемне бүлешәсем килә. Беренче китабымны чыгару хәстәренә керешкәнемне теге вакытта әйткән идем инде. Ул китап, Аллаһыма мең шөкер, Татарстан китап нәшриятында шушы көннәрдә чыгарга тиеш. Мин бу беренче китабымны мәрхүм әти-әниемнең газиз рухларына багышладым. Дөрес эшләгәнмен, әйе бит? Аның тышлык рәссамы кем булды диген? Равза! Әйе, Равза! Нәшрият ул ясаган тышлыкны бик ошатты! Бу сөенечемне иң беренче сиңа әйтеп сине шатландырырга бик теләр идем дә бит… Барыбер хәзер кабереңдә сөенеп ятасыңдыр дип уйлыйм.
Дания апам, күптән түгел иртә белән йокыдан торгач күңелемне сине юксыну хисе, сагышың, сагынуың биләп алды. Йөгәнләп булмастай хисләрем бүген мине синең яныңа алып килде…
Син мине, безне бик якын иттең, без дә сине…
Раббым кабереңне җәннәт бакчасына әверелдерсен! Безне мәңгелек җәннәтләрдә бергә кылсын! Амин!
Сине юксынып, сагынып Фатиһ
26.09.2025
Туган авылың Тиләҗедә
…Зираттан чыгып киткәндә генә, монда хәтле килеп, Дания апамның авылына кермичә, туып-үскән җирен, нигезен күрмичә кайтып китү ничек була инде ул? дип уйладым. Анда әлеге вакытта бер туганы да калмаганын, йортларының хәтта нигезе дә җир белән тигезләнгәнен белсәм дә, барыбер күрәсем килә иде.
Машинада бераз баргач, авыл урамына килеп кердем… Авыл башындагы бер йортның ихатасына керәм, бер кеше дә күренми, кире урамга чыгам. Икенче, өченче йортта да шул ук хәл. Тәмам гаҗиз калып, Лиана ханымга шалтыратам. Ул: “Фатиһ абый, безнең өй янында су колонкасы бар иде. Әбием – әниемнең әнисе Миңлебикә, күрше әби дә Миңлебикә исемле иде. Аларның исемнәрен сорап эзләсәгез генә”, диде. Ярар, мин машина белән бераз баргач, урамда ике абыйны очраттым. Алар миңа үзләренчә аңлатырга тырыштылар, әлбәттә. Ләкин мин барыбер таба алмадым. Сәгатькә карасам, өйлә намазы вакыты кергәнгә бер сәгатьтән артык үткән икән. Шул урамдагы мәчеттә гыйбадәт кылып чыктым. Мәчетнең тәһарәтханәсе бик чиста итеп җыештырылган иде. Шуңа сөендем. Көн салкынчарак, тамакның авыртуы үтеп бетмәгән иде әле, карыным да ачкан… Өйләне укыганнан соң өйгә кайтырга дип торганда, тукта әле, шушы тирәдә тагын йөрештереп алыйм әле, дип, машина белән акрынлап үр менә башладым. Юлымда өлкән яшьтәге бер апаны күреп туктадым да: “Мин Казаннан килдем, апа, авылдашыгыз, язучы, мәрхүмә Дания апа Гайнетдин яшәгән нигезне эзлим. Зинһар, күрсәтә алмассызмы икән?” дигәч: “Минем арттан барыгыз”, диде апам. Машина белән кире борылдым да, йөз метр чамасы баргач, туктап, машинадан төштем. Бу апа миңа Дания апамның балачагы, яшьлеге үткән йорт нигезен күрсәтте. Ул, ни хикмәт, мәктәптә Дания апам белән бер сыйныфта укыган булып чыкты. Дания апамның йортлары байтак еллар элек янган икән… Апа кеше: “Дания мәрхүмәнең әнисе Миңлебикә апа белән минем туган апам Миңлебикә күршеләр иде. Даниянең әнисе чәчәкләр ярата торган җор телле кеше иде. Дания әнисенә тарткан”, диде. Алар хакында тагын бераз сөйләгәннән соң: “Әйдә, улым, безгә керик, арыгансыңдыр, юл кешесе бит, тамагың да ачкандыр, сусагансыңдыр, чәйләп тә алырсың”, диде ихластан бу ягымлы карашлы апа. Йортлары Дания апамнарныкына бик якын, теге колонкадан ерак түгел икән. Апа бусагадан атлап кергәч иренә: “Кунак алып кайттым, картым”, диде. Апаның исемен сорадым. “Рауза” дигәч, шаккаттым да: “Минем кызымның исеме дә Равза бит! Дания апам кызымны бик ярата иде!” дидем. Рауза апа: “Рауза ул җәннәт бакчасы дигәнне аңлата, улым”, дип өстәп тә куйды (моңарчы Рауза исемле кешеләрнең үз исемнәренең мәгънәсен белгәннәрен очратканым юк иде. Сөбханаллаһ, гыйлем иясе апа икән!) Абый Рәфыйк исемле. Рауза апа шул арада пылау, кайнар чәй дә өлгертте. Мин мосафирне сыйладылар, хөрмәтләделәр. Апа да, абый да икесе дә намаз әһелләре икән. Аллаһ мәңге риза булсын алардан. Кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Рауза апа: “Мин бүген бер дә урамга чыкмаган идем, чыгасы да түгел идем югыйсә. Ходай Тәгаләм синең өчен чыгарган икән”, диде.
Мин сәгать дүртләрдә кайтыр юлга кузгалдым. Хуҗалар мине бергәләп капка төбенә кадәр озата чыктылар.
Рухы шатланган, димәк…
Шушы моңсу истәлек-юлъязмамны 27 сентябрьдә төгәлләп куйганнан соң, кич белән телефонымдагы “гугл фото”дан: “2023 елның 27 сентябрендә төшкән фотогыз”, дип, экранга бер генә фото килеп чыкты. Карасам, үз күзләремә үзем ышанмадым! Бу фото Дания апам белән “Әниемә” җырының тарихын яздырганнан соң студиядә икебез бергә төшкән фото ич! Шушы ике ел дәверендә ул фотога, ни гаҗәп, бер тапкыр да юлыкканым булмады. Дөресен әйткәндә, бу фотоның барлыгын да белми идем.
Карагыз әле сез шул хикмәткә! Дания апамның якты истәлегенә багышлап язган шушы хатирәмне төгәлләү вакыты ике ел элек аның белән радиода соңгы тапкыр очрашкан 27 сентябрьгә туры килгән! Исем-акылым китте минем моңа! Ә кичә аның вафатыннан соң радиога беренче мәртәбә аяк баскан көнем 26 сентябрь булды… Шунысын да әйтим әле, Дания апам белән студиядә ике ел элек төшкән фотодагы свитерымны 26 сентябрь көнне дә кигәнмен. Һәм минем аны быел беренче тапкыр киюем…
Менә шушыңа охшаш хикмәти туры килүләрдән үземә күрә шундый нәтиҗә ясадым: димәк, Дания апамның рухы шатланган һәм әлеге гамәлебез Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына муафыйк булган. Амин, шулай булсын!
Фатиһ КУТЛУ.
20-27 сентябрь, 2025 Казан.
matbugat.ru
