Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Әдәби марафон» проекты сезонның иң популяр язучыларын атады

«Әдәби марафон» проекты версиясе буенча Айгөл Әхмәтгалиева, Ркаил Зәйдулла, Зифа Кадыйрова һәм Гөлүсә Батталова өченче сезон рәттән иң популяр язучылар булып кала бирә.

Соңгы берничә елда һәр ел саен әдәби марафон тантанасы алдыннан «Татнетны үстерү фонды» «Әдәби марафон» проектында катнашучыларга «Финал тантанасында кайсы язучыны/шагыйрьне/драматургны күрергә телисез?» дигән сорау бирә һәм әлеге анкета мәгълүматлары нәтиҗәсендә язучыларның рейтингын билгели.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу юлы сораштыруда 1,6 меңгә якын кеше катнашкан.

«Татнетны үстерү фонды» укучылар сайлаган 370 тән артык исем арасыннан ТОП-50 авторны тәкъдим итә. Бәя эчендә аларны күпме укучы сайлавы турында мәгълүмат бирелгән.

Исемлекнең беренче унлыгында түбәндәге язучылар бар: Айгөл Әхмәтгалиева (505), Ркаил Зәйдулла (395), Зифа Кадыйрова (266), Гөлүсә Батталова (253), Нәбирә Гыйматдинова (128), Гөлсинә Галимуллина (116), Ләбиб Лерон (106), Факил Сафин (104), Сания Әхмәтҗанова (92), Гүзәл Галләмова (84).

Бу рейтингка керү өчен язучыга «Татнетны үстерү фонды»ннан киңәшләр дә бирелә: беренчедән, үз исемен акларлык итеп югары дәрәҗәдә әдәби әсәрләр иҗат итәргә тиеш; икенчедән, аның әсәрләре китап укучылар өчен мөмкин кадәр ачык булырга тиеш – аны теләсә кайсы китапханәдә яисә өлешчә/тулысынча электрон форматта да танышу мөмкин булса яхш; өченчедән, бу шәхес үзе дә халыкка ачык булырга тиеш – аның интернетта сайты, социаль челтәрдә бите булса, ТВ һәм радиода аны еш күреп/ишетеп булса яхшы, үзе мөмкин кадәр күп җирләрдә йөрергә һәм укучылары белән күбрәк аралашырга тиеш; дүртенчедән, бу шәхеснең күңел сафлыгы, эчкерсезлеге, юмартлыгы, ачык йөзле һәм шул ук вакытта гадел булуы, кыю булуы, үз сүзен әйтә алуы, ныклы рухлы булуы; бишенчедән, әдәби марафончылар белән очрашуларга ешрак килүе, алар белән күрешеп аралашуы, мәгънәле киңәшләр әйтеп чыгыш ясавы, уртак селфи/фотоларга төшүе, автографлар бирүе.

  • Марафонда татарча укый-яза белгән, кая яшәвенә дә карамастан, һәркем катнаша ала.
  • Проектның идея авторы һәм җитәкчесе — Раил Гатауллин. Төп оештыручысы —« Татнетны үстерү фонды».
  • «Әдәби марафон» да катнашу өчен оештыручыларның ВКонтакте челтәрендәге төркемнәренә кушылырга һәм комментарийларда үзең турында белдерергә кирәк.
  • Марафон 21 көн дәвам итә. Шул вакыт эчендә катнашучылар татар телендәге әдәби әсәрләр, шигырьләр укып, аларны кызыклы итеп үзләренең социаль челтәрләре битендә тәкъдим итәргә тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт