Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби кафеда Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак

20 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Әдәби кафесында Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак. Программада авторның үзе белән аралашу, автограф-сессия һәм мәртәбәле кунаклар чыгышы каралган.

«Хур кызлары» романы «Сәхнә» журналында аудиокитап рәвешендә дә дөнья күрде.

«Романда сүз эстрада артисты булырга хыялланучы яшь кызлар хакында, аларны төрле юллар белән алдап-йолдап, яшь язмышларны һәлакәткә илтүче кара көчләр турында бара. Яшь кызларны телләрен, диннәрен, әти-әниләрен онытып, кәкре сукмакка басарга ниләр этәрә? Романны тәкъдим итү чарасына килгән кунаклар нәкъ шушы темаларга фикер алышачак», – ди оештыручылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева