Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Әдәби кафе»да Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дигән романы тәкъдим ителде

«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы-прозаик Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дип аталган романы тәкъдим ителде.

«Казан утлары» журналы быел кесә форматындагы китаплар чыгара башлады. Хәзергә 30 китап дөнья күрде. Бу — революцион күренеш. Кеше татарча китапны чират торып укый. Моннан тагын да сөенечлерәк хәл була аламыни? Зиннур әфәнде дә шундый форматка кызыкты. Бу — «Сәхнә» редакциясенең бер проекты», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров фикеренчә, «Хур кызлары» романы киң җәмәгатьчелектә дөнья масштабындагы проблемага игътибар юнәлтүче әсәр буларак кабул ителә. «Безнең күп гасырлы татар әдәбиятында яхшы итеп сәнгать югарылыгында эшләнгән хатын-кыз образлары байтак: ул Кол Гали, Габделҗаббар Кандалыйдан башлана», — дип искәртте ул.

«Хатын-кыз — Аллаһы Тәгаләгә иң якын торган зат. Хатын-кыз образы дөньяда хәзер ничек кенә мәсхәрәләнми, аңа төрле яклап һөҗүм бара. Көнбатышта анадан тума кызлар аерым сәяси пикетларга чыга. Кызлар күкрәкләренә буяу сылап, картиналар иҗат итә. Бу күренешкә дин күзлегеннән шунда ук бәя биреп була. Әмма дөнья ахырзаман билгеләрен шушы рәвешле күрсәтә. Бу романда шундый уйларга этәрә торган урыннар күп», — ди ул.

Шагыйрь сүзләренчә, хәзерге җәмгыятьтә ана образы төшә бара, чөнки ана булырга әзерләнүче кызлар күп түгел. «Ана булып уйнаучы сабыйлар да аз күренә башлады. Мәктәптә без укытучы апаларга изге зат итеп карый идек. Ә хәзер аларны бер яктан укучылар җәберли. Икенче яктан, кайбер укытучы кызлар хәтта балаларны бозыклыкка өстери», — дип саный Зиннур Мансуров.

Драматург Мансур Гыйләҗев фикеренчә, бу роман тагын бер тапкыр зур тираж белән нәшер ителергә, аны барлык татар кешесе укып чыгарга тиеш. «Котычкыч тема. Дөньяви. Хатын-кызның язмышы фаҗигагә әйләнә икән, без ахырзаманга якынлашабыз, дигән сүз», — диде ул.

Роман авторы Зиннур Хөснияр романдагы барлык геройларның үзенең язмышыннан алынганын әйтте. «Анда минем тормыш иптәшем дә, кызым да бар», — дип әйтте ул. Соңыннан Зиннур Хөснияр автограф-сессия уздырды һәм түгәрәк өстәлдә укучыларның сорауларына җавап бирде.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина