Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

“Әдәби кафе”да Ләбиб Леронның автограф-сессиясе булачак

Чәршәмбе, 16 июнь көнне, 11.00. сәгатьтә “Әдәби кафе”да ( Декабристлар ур., 2 йорт) Ләбиб Леронның “Мәхәббәтнең канат җиле” исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак.

“Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның әлеге китабына шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде. Сезне әлеге чарага көтеп калабыз! Керү ирекле.

 

 

Язучылар