Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Әдәби кафе”да Кәрим Караның “Җиләкле алан” китабы тәкъдим ителде

“Казан утлары” китапханәсеннән” дигән сериядә нәшер ителгән нәүбәттәге җыентык – Кәрим Караның “Җиләкле

алан” китабы. Бүген Татмедианың кафе-китап кибетендә шул китапны тәкьдим итү булды.

Китап сөючеләр белән очрашуда ТР язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, “Казан утлары” баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Татарстан китап нәшрияты өлкән мөхәррире Газинур Морат һ.б. чыгыш ясады.

Ахырдан китап авторы Кәрим Кара иҗат ниятләре белән уртаклашты, шатлыгын бүлеште. ТКНдә аның яңа гына “Гафу ит мине” дип аталган бәяннәр җыентыгы да дөнья күргән иде. Очрашуны “Казан утлары” мөхәррире Рафис Корбан алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева