Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы тәкъдим ителде

«Казан утлары» журналы «Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итте. «Суслонгер» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан унынчы китап. Кичәдә  язучылар, әдәбият белгечләре һ.б. катнашты.

Фирдәвес Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, “Ватаным Татарстан”,“Шәһри Казан” газеталары, “Аргамак” җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит” газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли.

Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел.

Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина