«Бу кичә шулкадәр матур, җылы атмосферада бара. Тирән мәгънәле, фәлсәфи сөйләшү шаһитлары без. Телевизорда мондый тапшырулар хәзер бөтенләй юк. Аларны тулысынча яздырып интернет киңлекләренә булса да куярга иде, күбрәк кеше карый алсын иде», — дип уртаклашты «Әдәби атнакич» проектының тамашачысы.
20 февральдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында проект чираттагы кунакларын кабул итте. Ерак араны якын итеп, чарага шагыйрь Лилия Гыйбадуллина һәм автор башкаручы Илшат Аюпов килде.
Проектның оештыручылары – Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге hәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы. Кунакларны «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә урнашкан күргәзмәләр белән таныштырдылар. Дөнья халыкларының милли уен кораллары музее берсен дә битараф калдырмады. «Альметрика» интерактив үзәге дә зур кысыксыну уятты.
«БиблиоНефть» креатив киңлегенә популяр шәхесләр белән очрашуга Әлмәт укучылары, студентлары, Әлмәт драмтеатры вәкилләре, язучылар, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һ.б. җыелды. Чараны ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе Равил Сабыр алып барды. Шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган кичәдә спикерлар үзләренең иҗатка килү юллары турында сөйләделәр.
Лилия Гыйбадуллина шигырьләрне мәктәп елларында ук яза. Шагыйрь сүзләренчә, шигърият аның өчен арыну, күңелне чистарту һәм саклану чарасы булып тора. Ул Саҗидә Сөлейманованың беренче стипендиаты да һәм премиясе лауреты. «Бу төбәкнең һәм «Рухият»нең канат куюын, игътибарын, ихтирамын без тоеп яшибез һәм иҗат итәбез», — дип билгеләп үтте Л. Гыйбадуллина. Ул балаларны курыкмыйча иҗат итәргә өндәде.
Автор башкаручы Илшат Аюповка да әдәбият сүзе чит түгел, ул аның канында, тумыштан бирелгән мәхәббәт. Әнисе татар теле укытучы булганга, егетнең укымаган китабы калмаган. «Әдәбият белән кызыксыну ул гомер буена бара торган әйбер. Китапларны су эчкәндәй укып бардым. Ул вакытта бөтен кеше дә әйбәт яза иде. Ни кызганыч, әдәбиятнең теле аксый башлады, барасың-барасың сөрлегәсең, абынасың. Ә теге вакытта челтерәп аккан чишмә кебек керә иде бөтен язылган әдәби әсәрләр», — дип хәтирәләрен барлады Илшат.
Алтын балык тотсагыз, аннан нәрсә сорар идегез? Кайчан да булса ясалма интеллект шагыйрьләрне алыштыра алырмы? Ә сез нидән куркасыз? Бу һәм башка кызыклы сорауларны очрашуның тәмамлау өлешендә тамашачылар кунакларга юлладылар.
«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова очрашуны төгәлләп, яшь буынга мөрәҗәгать итте: «Бүгенге очрашу тормышыгызның яңа битен ачар, дип ышанам. Чөнки шагыйрьләр, автор башкаручылар белән очрашу — сирәк күренеш көн саен булмый. Мин сезнең арагызда да язучылар булуын телим. «Рухият» хәйрия фондында күптәннән С.Сөләйманованың стипендиясе булдырылган. Мөмкинлекләр шулкадәр күп һәм без аларны сезгә тапшырабыз, ә сез аларны кабул итеп алыгыз».
Яңа комментарий өстәргә