Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Чишмә” агышын тыңла…

21 декбрьдә, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе белән берлектә, Туган телләр елына багышланган йомгаклау чарасы узды. Әлеге очрашуга Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шулай ук “Чишмә” иҗат берләшмәсенең шагыйрь-шагыйрәләре, үзешчән композитор-музыкантлары җыелды.

Ел дәвамында, “Чишмә” иҗат берләшмәсе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә белән берлектә, төбәгебездәге шагыйрь-шагыйрәләрнең иҗатын халыкка таныту максатыннан байтак кына чаралар үткәрде. Шулай ук, шәһәр һәм район мәктәпләрендә, анда эшләп килүче әдәби иҗат түгәрәкләрен барлау, укучыларда туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү ниятеннән шактый гына очрашулар оештырылды. “Чишмә” җитәкчесе шагыйрь Таһир Шәмсуаров Казан шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә укучылар белән очрашуда катнашты.

Бүгенге көндә “Чишмә“ иҗат берләшмәсендә 22 иҗатташыбыз каләмен чарлый. Алар арасында танылып килүче яшь шагыйрәбез Гүзәл Талипова да бар. Очрашу барышында каләмдәшләр аның иҗатына бәя бирде. Шулай ук, очрашу дәвамында алда узачак чаралар турында сүз барды.
Район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында Бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган шигъри бәйге игълан ителде, җиңүчеләр исә Лениногорсктагы Тукай һәйкәле янында узачак Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаячаклар!

Гимназиядә өлкән абый – апаларыннан үрнәк алып, иҗат белән шөгыльләнүче балалардан торган, Сәмигуллина Венера Минсәгыйт кызы җитәкләгән “Чишмәкәй” иҗат түгәрәге эшләп килә. Алар бүгенге очрашуда үзләре иҗат иткән әкиятләр белән таныштырдылар. “Чишмәкәй”леләр әле яңа гына башкалабыз Казанда узган иҗади бәйгедә җиңү яуладылар.
Әдәби-мәдәни чараны гимназия укучыларының шигырь, җыр-бию, сәхнә күренешләре бизәде.

Таһир Шәмсуаров,
Ш.Бикчурин исемендәге
“Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчсе


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр