Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Чаян” журналы юмористик хикәяләр конкурсы игълан итә

Кадерле дуслар! Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында “Чаян” журналы редакциясе “Чаянча чагу” дип исемләнгән юмористик хикәяләр конкурсы игълан итә.
1 июльдән 2021 елның ахырына кадәр сез редакциягә үзегезнең шаян хикәяләрегезне җибәрәсез. Без, үз чиратыбызда, аларның иң шәпләрен сайлап алабыз, журналда бастырабыз һәм авторларны акчалата призлар белән бүләклибез.
Җиңүчеләр өчен бүләкләр:
беренче урын өчен – 15000 сум;
икенче урын өчен – 10000 сум;
өченче урын өчен – 5000 сум.
Үзегезнең әсәрләрегезне редакциягә җибәргәнче chayan.ru сайтында конкурсның шартлары белән танышыгыз.
Хикәяләрегезне көтеп калабыз! Конкурста уңышлар сезгә!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева