Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс күрсәтеләчәк

Чаллы театрының кече залында шагыйрә Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс була.

Әлеге кичәне Чаллы Язучылар берлеге һәм театрның коворкинг үзәге оештыра. Чараның инсценировкасын язучы, Чаллы драма театрының әдәби бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтгалиева әзерләгән.

«Чатта» шигъри перформансы шагыйрәнең шигырьләренә нигезләнеп куела. Биредә юл образы ул — авыл халкының ностальгияле үткәне, шәһәрнең пошаманлы бүгенгесе һәм билгесез киләчәкнең катлаулы синтезы.

Сирень Якупова иҗаты тамашачыга пластика, тавыш һәм генератив графика ярдәмендә яңа күзлектән тәкъдим ителәчәк. Перформанста Чаллы театры артистлары Физәлия Габидуллина, Фердинант Насретдинов, Зәринә Шәвәлиева һәм театр өлкәсендә тәҗрибәсе булган Айрат Бәшәров катнаша.

Кичә 27 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә башлана. Билетларны «Билетон.ру» сайтында алырга мөмкин. QR-код булу мәҗбүри. Урыннар саны чикләнгән.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм