Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәле янындагы мәйданда каһарман шагыйребезне искә алу чарасы узды. Чарада Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе – Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, шәһәрнең Комсомол районы башлыгы урынбасары Фидәрис Хәбибуллин, язучылар Мансур Сафин, Лилия Гыйбадуллина һ.б. чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре, журналистлар, китапханәчеләр, укучылар, мөгаллимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашты.
Яңа комментарий өстәргә