Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Әлфия Ситдыйкованың «Канатлар ныгыганда» исемле китабы укучы балаларга тәкъдим ителде

20 май көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында язучы Әлфия Ситдыйкованың яшүсмерләр өчен язылган “Канатлар ныгыганда” исемле китабын укучы балаларга тәкъдим итү булды.

Язучы апаларын  укучылар бигрәк үз итте. Балаларга сораулар бирде ул, балалар язучыга сораулар бирделәр, чын күңелдән ихлас сөйләшү, аралашу булды. Үзенең яшүсмер, мәктәп еллары хәтирәләре белән дә уртаклашты, повестьнең язылу тарихын да сөйләде.

Повестьне укып чыккан укучыларның сораулары да, сорауга җаваплары да әзер иде. Җавап бирүчеләргә китапларын  бүләк итте язучы. “Чаллыда яшәп иҗат итүче язучыларны беләсезме?,- дигән сорауга дәррәү кул күтәрделәр Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары. 5 нче классны очрашуга алып килгән Эңҗе Азгамовна Нурисламова, китаптагы сюжет үзәге булган  яшүсмерләр белән ата – ана һәм яшьтәшләре  арасындагы каршылыклар турында фикерен әйтеп үтте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин,  очрашу барышында  туган телебезнең матурлыгы, аһәңлеге турында сөйләде. Әлфия Мирзанур кызының күңел түрендә яткан иң мөһим уйларын тоеп алып, аны укучыларга җиткерү сәләтен ассызыклады.

Әлеге  әсәрне укыган  яшүсмерләр яңа заманның әхлакый йөзе турында кат –  кат уйланырга мәҗбүр булгандыр. Шушы китап битләре аша  киләчәк буыннарга әхлак дәресе бирә бит язучы.

Чаллы язучылар бүлегенә дә сәяхәт кылдылар укучылар, стендтагы фоторәсемнәрне, киштәләрдәге китапларны  кызыксынып карадылар. Факил Сафин татар язучыларының китапларын бүләк итте

Канатлар ныгыганда бер җылы сүз иңнәргә канат куя, бер җылы сүз яшәргә көч бирә. Җанлы әңгәмә укучылар күңелендә тәэсирле истәлек булып сакланыр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева