10 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 16 нчы мәктәбендә Илдар Юзеев премияcен тапшыру тантанасы үтте.
Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәйдан» журналы премиясе лауреатлары:
— «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының 2024 ел, № 7 санында басылып чыккан «Халык үтмәс үткел юк…» шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фирүзә Ислам кызы Җамалетдинова-Фәтхетдинова;
— Илдар Юзеев иҗатын пропагандалауга керткән өлеше өчен язучы, драматург, режиссер Салават Илдар улы Юзеев;
— “Мәйдан” әдәби-иҗтимагый журналы белән актив хезмәттәшлек иткәне өчен танылган фотожурналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Николай Петр улы Туганов;
— татар матбугатына, шул исәптән «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына озак еллар ярдәм иткәне өчен Чаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе Рамил Мәрван улы Хәлимов.
— татар матбугатына, шул исәптән «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына озак еллар ярдәм иткәне өчен Чаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе Рамил Мәрван улы Хәлимов.
Премияне тапшыру тантанасында Татарстанның халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык язучысы Рабит Батулла, халык шагыйрьләре Газинур Морат, Марсель Галиев, күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Чаллы иҗатчылары, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты.
Яңа комментарий өстәргә