Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантасы үтте

Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия «Мәйдан» журналында 2020 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләр өчен авторларга һәм «Мәйдан» журналы эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә тапшырылды. Быел Илдар Юзеев

 исемендәге премия икенче тапкыр тапшырыла. Премияне Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Мәйдан» редакциясе гамәлгә куйды. 2021 елда әлеге премиягә шагыйрь Данис Хәйруллин, язучылар Дилбәр Булатова, Айгөл Әхмәтгалиева, эшмәкәр Гамил Ахунов лаек булдылар.

Әдипнең исемен мәңгеләштәрү, иҗатын пропагандалау, туган телебезне һәм милли матбугатны саклау һәм үстерү, язучылар иҗатын активлаштыру, укучыларда хәзерге чор татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бүләк Татарстан Язучылар берлегенең һәм «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мәйдан» журналының уртак премиясе булып тора, дип хәбәр итте оештыручылар.

Нигезләмә буенча премия алдагы елда басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына тапшырыла. Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия Башкортостанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә.

Хәзер ике номинант өстәлде — озак еллар «Мәйдан» журналында хезмәт куйган, басманы яшәтүгә зур өлеш керткән бер хезмәткәргә акчалата премия, һәм, шулай ук, журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырыла (акчалата бүләк каралмаган).

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Марсель Мингалимов катнашты.

Кичәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Татмедиа» АҖ генераль дирекоры Шамил Садыйков, Башкортостаннан танылган эшмәкәр, шагыйрь һәм композитор Фәнир Галимов, Татарстан халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар бар иде.

2020 елда аңа шагыйрь Айрат Суфиянов, прозаик, Закир Әкъбәров, полиграфия остасы Илшат Фәррахов лаек булган иде.

(“Көмеш кыңгырау” сайтыннан)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр