Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды

Язучылар берлеге һәм «Мәйдан» журналы редакциясе гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы шәһәрнең 59нчы полилингваль “Адымнар” гимназиясендә үтте.

Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәрләргә тапшырыла.

Быелгы лауреатлар:

Мамадыш районында яшәп иҗат итүче Рафаил Шәкүр улы Газизов,

Башкортстанда яшәүче шагыйрә, галимә Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина,

Язучы, шагыйрь, мөгаллим, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин,

Язучы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Шәих улы Имамов,

“Әнәк” агрофирмасы генераль директоры Фарис Гаяз улы Фәтхиев,

Башкортстанда яшәүче эшмәкәр Фәнир Гыйльметдин улы Галимов.

Чыганак: “Көмеш кыңгырау”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина